Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2023, 12:59

Илсур Метшин Ершов урамында җир асты кичүен реконструкцияләү вакытында светофор урнаштырырга кушты

Светофор сишәмбедән эшли башлаячак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Николай Ершов урамында «Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы» җәмәгать транспорты тукталышы янында вакытлы светофор урнаштырырга кушты. Светофор җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен кирәк, чөнки, Горький паркына керү төркемен төзекләндерү буенча төзелеш эшләре алып барылганга, 6 нчы июльдә җир асты кичүе ябылачак.

Реконструкция вакытында «Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы» тукталышы парк ягыннан юл хәрәкәте уңае буенча 300 метрга күчерелгән. Иске тукталыштан Карл Маркс, 69 адресына кадәр тротуар ясалган. Җир асты кичүе ябылганнан соң, казанлыларга Ершов урамының ике варианты тәкъдим ителгән: Зинин урамы белән киселештә яки Горький урамы белән киселештә. Ике юл да җәмәгать транспорты тукталышыннан шактый ераклыкта урнашкан. Бу уңайдан Казан шәһәре Мэры Илсур Метшинның интернет-кабул итү бүлегенә күп мөрәҗәгатьләр килде. Халык аңлатмалы мәгълүматның булмавына ризасызлык белдерә. Кайбер кешеләр хәтта куркыныч юл аша йөгерә башлаганнар.

Бүген Илсур Метшин ЮХИДИ, Тышкы төзекләндерү комитеты, Транспорт комитеты, Вахитов районы һ.б. оешмаларның вәкилләре кергән ведомствоара комиссиягә җәяүлеләр агымнарын тагын бер кат өйрәнергә һәм вакытлыча светофор урнаштырырга, шулай ук аңлатучы аншлаглар урнаштырырга йөкләмә бирде.

Ведомствоара комиссия мәгълүматлары буенча, якын арада җиһазлар монтажлауга керешәчәкләр, светофор сишәмбедән эшли башлаячак.

Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Казанда Горький исемендәге паркның керү төркемен реконструяләүгә керештеләр. Мәйдан эскәмияләр, өстәлләр һәм күләгә ясаучы япмалар белән актив ял итү зонасына әвереләчәк. Бер киң баскычтан ике ясалачак, аларны яшел зоналар аерып торачак, алар җәяүлеләр агымнарын бүләргә ярдәм итәчәк. Төзекләндерү проекты шулай ук ​​тукталыш павильонын яңартуны күздә тота. Совет власте өчен һәлак булганнарның стеласы һәм Билгесез солдат һәйкәле үзгәрмәячәк.

Барлык яңалыклар