Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2022, 13:34

Илсур Метшин: «Казанда кунакчыллык өлкәсе хезмәткәрләре дөнья дәрәҗәсендәге заманча таләпләргә җавап бирә»

11 меңләп кеше хезмәт куйган туризм өлкәсендә кадрлар кытлыгы проблемасы саклана.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда кунакчыллык өлкәсендә якынча 11 мең кеше эшли, шул ук вакытта кадрлар кытлыгы бар. Проблеманы хәл итү өчен югары таләпләр куелган хезмәткәрләрнең һөнәри сыйфатларын күтәрү зарур, Казан югары уку йортлары һәм тармак вәкилләре белән эш алып барыла. «Ачык йөз һәм дустанә мөнәсәбәт кенә җитми – бездә дөнья дәрәҗәсендәге кунакчыллык таләпләренә җавап бирә торган яшьләр эшли», - диде Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

Кунакханәләрдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хәзер 5 меңгә якын хезмәткәр эшли, тагын 5,8 мең кеше административ эшчәнлектә һәм тиешле хезмәтләр күрсәтүче оешмаларда, шул исәптән туристлык агентлыкларында һәм туроператорларда да эшли, дип хәбәр итте Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. Кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү өчен Казан вузлары һәм тармак вәкилләре белән эш алып барыла, дип өстәде ул.

«Безнең өчен кунакчыллык өлкәсендә эшләүче кадрларны саклап калу бик мөһим. Моның өчен киләчәктә дә туризмны үстерүче кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә, экотуризм кебек яңа юнәлешләргә игътибар бирергә кирәк», - дип өстәде Д.Санникова.

Кунакчыллык өлкәсендә кунакханә, туристлык бизнесының заманча дөньякүләм технологияләрен куллану, бизнес-процессларны оптимальләштерү мөһим. Әлеге төрләр җыелмасы гына Казанга килгән кунакларда яхшы тәэсирләр калдыра алачак, дип ышана Мэр. «Һәр кунак - үзгә характер, үзгә кәеф. Барысына да ярарга, игътибар, кунакчыллык күрсәтергә кирәк, шул вакытта гына алар Казан турында дусларына да сөйләячәк, - диде шәһәр башлыгы. - Бу бик авыр хезмәт, ул күп талантлы профессионалларны, шул исәптән бу эшмәкәрлеккә килүче яшь егетләрне дә үзенә җыйган».

Туристлык өлкәсе һөнәрләрен популярлаштыру һәм хезмәткәрләрнең һөнәри сыйфатларын арттыру өчен «Кунакчыллык йолдызлары» шәһәркүләм бәйгесе яхшы корал булып кала. Узган ел анда 9 номинациядә 100ләп кеше катнашты, җиңүчеләр акчалата призлар һәм бүләкләр алды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.01.2022
Видеорепортаж
17.01.2022 13:31
2021 елда Казанга 3 миллион турист килгән
Барлык яңалыклар