В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
11 меңләп кеше хезмәт куйган туризм өлкәсендә кадрлар кытлыгы проблемасы саклана.
Фото: Марат Мугинов
Кунакханәләрдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хәзер 5 меңгә якын хезмәткәр эшли, тагын 5,8 мең кеше административ эшчәнлектә һәм тиешле хезмәтләр күрсәтүче оешмаларда, шул исәптән туристлык агентлыкларында һәм туроператорларда да эшли, дип хәбәр итте Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. Кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү өчен Казан вузлары һәм тармак вәкилләре белән эш алып барыла, дип өстәде ул.
«Безнең өчен кунакчыллык өлкәсендә эшләүче кадрларны саклап калу бик мөһим. Моның өчен киләчәктә дә туризмны үстерүче кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә, экотуризм кебек яңа юнәлешләргә игътибар бирергә кирәк», - дип өстәде Д.Санникова.
Кунакчыллык өлкәсендә кунакханә, туристлык бизнесының заманча дөньякүләм технологияләрен куллану, бизнес-процессларны оптимальләштерү мөһим. Әлеге төрләр җыелмасы гына Казанга килгән кунакларда яхшы тәэсирләр калдыра алачак, дип ышана Мэр. «Һәр кунак - үзгә характер, үзгә кәеф. Барысына да ярарга, игътибар, кунакчыллык күрсәтергә кирәк, шул вакытта гына алар Казан турында дусларына да сөйләячәк, - диде шәһәр башлыгы. - Бу бик авыр хезмәт, ул күп талантлы профессионалларны, шул исәптән бу эшмәкәрлеккә килүче яшь егетләрне дә үзенә җыйган».
Туристлык өлкәсе һөнәрләрен популярлаштыру һәм хезмәткәрләрнең һөнәри сыйфатларын арттыру өчен «Кунакчыллык йолдызлары» шәһәркүләм бәйгесе яхшы корал булып кала. Узган ел анда 9 номинациядә 100ләп кеше катнашты, җиңүчеләр акчалата призлар һәм бүләкләр алды.