Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2021, 16:59

Илсур Метшин Казан университетының юридик факультетының попечительләр советы утырышын уздырды

Очрашуда попечительләр составын яңарту турында карар кабул ителде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Бүген Казан федераль университетында шәһәр Мэры Илсур Метшин юридик факультетның попечительләр советының традицион утырышын уздырды.

Утырыш рәсми булмаган өлештән башланды. КФУның юрфак попечительләр советы рәисе Илсур Метшин юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы җитәкчесе Евгений Солтановны 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» мактау билгесен тапшырды. Шәһәр башлыгы бәйрәмен билгеләп үтүчегә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Утырышта совет әгъзалары узган уку елы нәтиҗәләре, юридик факультетның үсеш перспективалары, яңа проектлар, шулай ук укытучылар һәм студентларның казанышлары турында фикер алыштылар. КФУның юридик факультеты деканы Лилия Бакулина кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре, КФУның юридик белем бирү һәм фәнне үстерү фондының 2020-2021 уку елындагы эшчәнлеге, факультетның фәнни эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, 2020 елда коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә попечительләр утырышлары үткәрелмәде, әмма юридик факультет эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга кирәк. «Факультет укытучыларының фәнни эше сыйфатлы кадрлар составы күрсәткече генә түгел, ә югары уку йортларының фән рейтингларында да чагыла», – дип ассызыклады ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, попечительләр советы быел үзенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бу вакыт эчендә, Илсур Метшин сүзләренчә, бик зур эш башкарылган. «Казан университетының юридик факультетының тарихи язмышы гади түгел: узган гасырның 30-нчы елларында бөтен ил буенча юридик факультетлар бетерелде һәм иҗтимагый фәннәр факультетлары төзелде. 2022 елда факультет тарихы өчен истәлекле дата булачак – Казан дәүләт университетында юридик факультетны торгызу», – диде Мэр. Халыкара эшчәнлек буенча декан урынбасары, дәүләт теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире Рөстәм Дәүләтгильдеев әлеге датага планлаштырылган чаралар турында сөйләде.

Шулай ук утырышта попечительләр советы әгъзаларын ротацияләүне уздыру турында карар кабул ителде. «Казан университетында без попечительләр советын беренче булып төзедек, ул 10 ел дәвамында альма-матерның ышанычлы ярдәмчесе, факультетның терәге булды. Аудиторияләрне ремонтлау, компьютерлар һәм криминалистика лабораториясе өчен җиһазлар белән тәэмин итү планында күп эш башкарылды. Сезгә актив эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Илсур Метшин.

Соңыннан шәһәр башлыгы факультетка яңа уку елында уңышлы эшләүләрен теләде.
Фоторепортаж
КФУ ның юридик факультетының попечительләр советы утырышы, 15.09.2021
Барлык яңалыклар