Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2020, 13:07

Илсур Метшин: «Вознесение трактын проектлау бара, ел ахырына без әлеге юл участогы буенча экспертиза алачакбыз»

Казан Мэры Татарстан Президентына транспорт инфраструктурасы проблемаларын хәл итү планнары турында сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Казанда Вознесение трактын проектлау эшләре дәвам итә, ел ахырына бу юл участогы буенча экспертиза алыначак. Транспорт инфраструктурасы проблемаларын хәл итү планнары турында Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шәһәр Ратушасында белдерде, анда бүген тарихи үзәкне үстерү концепциясе турында фикер алыштылар.

Казан Мэры республика башлыгына Зур Казан боҗрасы төзелеше өчен рәхмәт белдерде, үзәктә хәрәкәтнең бөтенләй башка динамикасы күзәтелүен билгеләп үтте. Әмма, И.Метшин сүзләренчә, шәһәрдән чыкканда һәм шәһәргә кергәндә, аерым алганда, Куюки бистәсендә яшәүчеләрдән, бик күп мөрәҗәгатьләр килә. «Бу юл Питрәч районына карауга карамастан, анда яшәүчеләр нигездә Казанга эшкә йөри. Моннан тыш, Идел буе районының Салмачы һәм тагын берничә бистәсе кергән бу өлешендә 100 меңләп кеше яши», - диде Мэр.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, проблеманы хәл итү өчен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, алга таба М7 трассасына чыгу белән, Богородское бистәсенә кадәр юл салу тәкъдим ителә. Бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. И.Метшин ассызыклаганча, бу сорау кыска сроклы перспективада. Әгәр озак вакытлы планнар турында сөйләсәк, проблеманы хәл итү Вознесение тракты төзелешендә күренә. «Трактны проектлый башлау турындагы карар өчен рәхмәт. Ул алып барыла, ел ахырына без бу юл участогы буенча экспертиза алачакбыз - Аметьеводан Җиңү проспектына кадәр», - диде Мэр. Моннан тыш, бистәләрдә яшәүчеләргә Салмачы һәм Габишевоны әйләнеп Вознесение трактына чыгарга мөмкинлек бирәчәк радиаль юл да проектланган.

Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә транспорт инфраструктурасын үстерү проектын эшләүне алып барырга кушты.

Илсур Метшин шулай ук Горький шоссесын бушату өчен Киров районында һәм Дәрвишләр бистәсендә юллар төзү планнары турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов бу юнәлешләрдә дә эш башларга йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шулай ук «Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсе дә кискен тора. Р.Миңнеханов фикеренчә, перспективада трамвай линиясе үткәрергә яки метробуслар җибәрергә кирәк. Илсур Метшин якын арада бу мәсьәлә буенча гамәлгә ашырыла торган адымнар турында хәбәр итәчәген җиткерде.

«Без еш кына тарихи үзәкне үстерү һәм саклау мәсьәләләрен карыйбыз, әмма торак микрорайоннар турында да онытырга ярамый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Уңайлы яшәү өчен шартлар тудырырга, бөтен инфраструктураны, шул исәптән транспорт инфраструктурасын исәпкә алып, уңай мохит тудырырга кирәк».

Барлык яңалыклар