Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.09.2023, 15:31

Илсур Метшин: «Казанда алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителде»

Шәһәр башлыгы йортлар төзелешен контрольдә тотуны дәвам итәргә кушты

Фото:Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче сентябрь, Диләрә Гафурова). Казанда 15 ел эчендә 108 проблемалы йортның 16 мең өлешчесенең хокуклары торгызылган. 2022 елда «Мелодия», «Жардин» һәм «Поколение» торак комплексларында 319 фатир сатып алучы өчен дә шундый ук нәтиҗәгә ирешелгән. Ә узган атнада «Золотая середина» торак комплексы өлешчеләре өчен төзелгән Р.Гәрәев урамындагы компенсация йортында фатир ачкычларын тапшыра башладылар. Шулай итеп, бүгенге көндә шәһәрдә алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителгән, дип белдерде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.

Өлешчеләрнең хокуклары ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм федераль үзәк ярдәме белән торгызылды. Өлешле объектлар төзелешен контрольдә тоту дәвам итәчәк, дип ышандырды шәһәр башлыгы.

«Казанда алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителде. Ләкин безнең яктан контроль дәвам итәчәк. Федераль законнар муниципалитетларга профилактик чаралар үткәрү вәкаләтен бирде, һәм мин моны системалы нигездә эшләүне сорыйм. Төзелеп килүче объектларга планлы чыгулар үткәрергә», – дип йөкләде ТР башкаласы Мэры.

«Золотая середина» торак комплексының 3 нче йорты өлешчеләре проблема хәл ителгән соңгыларның берсе булып тора, аларның фатирлары ахыргы проектта каралмаган. Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, узган атнада өлешчеләргә Рауис Гәрәев урамындагы компенсация йортындагы фатир ачкычларын тапшыра башлаганнар. Моннан тыш, Аграр урамында төзелеш өчен билгеләнгән участокта (элеккеге «Золотая середина» торак комплексының алтынчы проблемалы йортының алданган өлешчеләре өчен) әзерлек эшләре алып барыла. Рауис Гәрәев һәм Аграр урамнарында йортлар төзүгә инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 1 млрд сум тәшкил итте.

Өлешчеләрнең максималь финанс иминлеге хәзер мондый объектларны эскроу-счет аша гына сатып алу хисабына ирешелгән. Акча – төзүчегә төзелеш тәмамланганнан соң гына биреләчәк.

«Бүгенге көндә торак сәясәте идарәсе 70 төзүче эшчәнлеген һәм 164 объект төзелешен контрольдә тота. Бу 117 млрд сумлык 35 мең фатир», – дип хәбәр итте Ренат Шәмсетдинов. Идарә хезмәткәрләре профилактик визитлар ясыйлар, алдан хәбәрләр җибәрәләр. Төзүчеләргә оешма эшчәнлеге нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлеген аңлаталар, бозуларга юл куймаска киңәшләр бирәләр.

Фирмаларга ярдәм буларак төзүче һәм төзелеш проекты турында мәгълүматны ачу тәртибен тасвирлаучы белешмәлек эшләнгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 25.09.2023
Видеорепортаж
25.09.2023 14:16
Казанда алданган өлешчеләрнең проблемалары хәл ителде
Барлык яңалыклар