В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казанда кар айлык явым-төшем нормасының 43%-ы күләмендә яуган.
Фото: Марат Мугинов
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, кар яву юл хезмәтләре өчен көтелмәгән хәл булмады, кышка барысы да әзер иде. «Бер атна эчендә айлык кар нормасының 43%-ы - җитди сан, әмма мондый хәл ел саен була - кар яумыйча тора да, аннары өч көн эчендә явып тутыра. Моның белән безне гаҗәпләндереп булмый. Тулаем алганда, зур шелтәләр булмады, барысын да үтәдек», - диде Илсур Метшин. «Район башлыкларыннан урамнарны карап тотуны контрольдә тотуларын сорыйм, барысы да подрядчы оешмалар белән эшне оештыруга бәйле», - диде ул.
Шәһәр башлыгы шулай ук эшкуарларга мөрәҗәгать итте. Ул искә төшергәнчә, биналар милекчеләре тирә-юньдәге территорияләрдә чисталыкны күзәтергә тиеш. «Керү төркемнәрен, тротуарларны, янәшәдәге территорияләрне карап тоту буенча милекчеләрнең йөкләмәләрен үтәвен контрольдә тотуны көчәйтүегезне сорыйм. Карны көрәргә, бозны чистартырга кирәк - бу эш кешеләрнең куркынычсызлыгына бәйле», - дип йомгаклады Илсур Метшин.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев узган атнада бер тәүлек эчендә шәһәр урамнарына уртача 585 берәмлек кар чистарту техникасы чыгуын, тротуарларны кардан чистартуда 400 юл эшчесе катнашуын, бозлавык барлыкка килүне булдырмау өчен 9,5 мең комлы-тозлы катнашма һәм реагент файдаланылуын хәбәр итте.
Игорь Куляжев ассызыклаганча, шәһәрнең барлык кар эретү пунктлары да ачык һәм җыела торган карны кабул итә. Шәһәр урамнарыннан барлыгы 13 мең тонна кар чыгарылган, гадәттән тыш хәл булган очракта шәһәрдә вакытлыча кар туплау өчен 8 урын оештырылган. «Шәһәрнең барлык төп магистральләре норматив хәлдә, юлларны һәм тротуарларны җыештыру эшләре штат режимында дәвам итә», - дип ассызыклады Игорь Куляжев.