В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер казанлылар җыештыру өчен үзләренә уңайлы урын сайлап, «Минем Казан» порталының махсус бүлегендә өмәгә языла ала
Денис Гордийко фотосы
«Без кыштан соң бары тик уртак тырышлык белән генә шәһәрдә тәртип урнаштыра алабыз. Финанс чаралары җитәрлек булмаганлыктан, төзекләндерү предприятиеләребез урман паркларын, яр буйларын, сулыкларны җыештырып бетерә алмый. Район администрацияләренең, битараф булмаган шәһәр кешеләренең, предприятиеләрнең һәм уку йортларының уртак эше нәтиҗәсендә без әлеге урыннарны тиешле хәлдә тотабыз. Үзебезнең дә үрнәк булуыбыз мөһим: һәрвакыттагыча, өмәгә беренче булып залдагы җитәкчеләр һәм аларның коллективлары чыгачак», – диде Казан мэры Илсур Метшин. Ул шәһәр халкын читтә калмаска, шәһәрне җыештыру эшенә кушылырга өндәде.
«Үзеңнең үрнәк күрсәтүең әһәмиятле. Һәрвакыттагыча, өмәгә беренче булып администрация җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыгачак. Шул ук вакытта әлеге эш өчен җаваплы комитетлар һәм район башлыклары өмә урыннарын билгеләү белән бергә, логистиканы да төгәл төзи белергә тиеш. Өмә файдасыз хезмәткә әйләнмәсен: җыелган калдыкларның барысы да үз вакытында түгелергә тиеш. Быел эш күп булачак: кыш бик карлы булды, чүп күп җыелды. Фасадларны, тротуарларны, коймаларны, яктырту җайланмаларын һәм тукталыш павильоннарын тәртипкә китерергә кирәк. Башкала халкыннан, бизнес һәм мәгариф учреждениеләреннән әлеге игелекле эшкә кушылуларын сорыйм. Барыбыз да Казанны чәчәккә күмелгән, чиста шәһәр буларак яратабыз – бу инде безнең «йөзек кашы»на әйләнде. Башкалар да моны югары бәяли. Хезмәткә тугрылыгыгыз һәм туган шәһәребезгә булган хөрмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм», – дип билгеләде мэр.
Шәһәр күләмендәге өмә 25 апрельгә билгеләнгән. Подъезд янында чисталык урнаштырырга әзер шәһәр халкы өчен аерым мөмкинлек каралган: бүлек аша «Дәүләт хезмәтләре.Йорт» кушымтасына керергә, МАХта чатны табарга һәм идарәче компания белән бергә ишегалдында өмә оештырырга була. «Мондый алым ярдәмендә без халыкны күбрәк җәлеп итә алабыз», – диде Альберт Шәйнуров.
Шәһәрне җыештыру эшенә 30 меңнән артык казанлыны, шулай ук мең ярымга якын предприятие һәм учреждение хезмәткәрләрен җәлеп итәргә ниятлиләр. Өмәгә 300 берәмлектән артык махсус техника чыгачак.
Эт асраучылар өчен дә өмә оештыру күздә тотыла. Алар этләрне йөртү өчен каралган махсус мәйданчыкларны җыештыру эшендә катнаша ала. Яшьләр җир асты һәм җир өсте кичүләрен чистарту, шул исәптән язылган язуларны бетерү белән шөгыльләнәчәк.
Башкарма комитет хезмәткәрләре яр буйларын җыештырачак, юл буендагы, скверлар һәм парклардагы яшеллекләрне тәртипкә салачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда санитар чистарту буенча икеайлык 1 апрельдә башланды. Бүгенге көнгә юл хезмәтләре һәм коммуналь хезмәткәрләр тарафыннан 4 миллион квадрат метрдан артык юл чистартылган, 282 ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән, 10 чакрымнан артык койма, 126 тукталыш павильоны, 5 меңнән артык юл билгесе, 55 светофор һәм бер меңнән артык яктырту җайланмасы юылган.