Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2022, 10:10

Илсур Метшин Казанда 2024 елда «Киләчәк уеннары»н уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Очрашуда катнашучылар халыкара мультиспорт турнирына әзерлек буенча фикер алыштылар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласында 2024 елда «Киләчәк уеннары»н әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Кичә РФ хөкүмәтләренең Ситуацион үзәгендә видеоэлемтә буенча очрашуны ил вице-премьеры Дмитрий Чернышенко үткәрде.

Утырышта халыкара мультиспорт турнирына әзерлек барышы турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук РФ спорт министры Олег Матыцин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Максим Денисов, «Бөтендөнья Киләчәк Уеннары» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Столяров һәм башкалар катнашты.

Хәзерге вакытта 2023 елга планлаштырылган тест чараларына әзерлек бара. Моннан тыш, мартта «Стартка кадәр бер ел» мәдәни-массакүләм чарасын уздыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында Казан 2024 елның февралендә «Киләчәк уеннары»н кабул итәчәк шәһәр дип игълан ителде. ТР башкаласыннан тыш, масштаблы халыкара ярышларны кабул итү хокукы өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга һәм «Сириус» федераль территориясе көрәште.

«Киләчәк уеннары» 16 гибрид дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе фиджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. Турнир 5 меңнән артык катнашучыны җыяр дип көтелә. Фаразлауларга караганда, бөтен дөньяда онлайн-кибер ярышларны 150 миллионга кадәр кеше караячак.

«Киләчәк уеннары»на әзерлек «Компьютер спортын үстерү агентлыгы» АКБО һәм «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО белән берлектә алып барыла.

«Киләчәк уеннары» алдыннан Казанда «Уеннарның фиджиталы» уздырылды. Ярышларның беренче сериясе сентябрьдә узды һәм 4 дисциплинаны берләштерде: фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, beat saber һәм дроннар узышы. Икенче серия ноябрьдә старт алды һәм яңа фиджитал-дисциплиналарны (узышлар, көрәш һәм хоккейны) үз эченә алды.

Барлык яңалыклар