Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2023, 14:59

Илсур Метшин Төркмәнстанда Аркадаг шәһәрен ачу тантанасында катнашты

Казан Мэры республикада эш визиты белән

Фото: «Төркмәнстан: Алтын гасыр» мәгълүмат агентлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июнь). Мэр Илсур Метшин җитәкчелегендәге Казан делегациясе Төркмәнстанга эш визиты белән барды. Бүген Ашхабадтан ерак түгел ил Президенты Сердар Бердымухамедов Яңа Аркадаг шәһәренең беренче чиратын ачты. Тантанада катнашканнан соң Илсур Метшин Ашхабад һәм Аркадаг хакимнәре белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады.

Бүген Төркмәнстанда яңа Аркадаг шәһәрен ачу тантанасы узды (төркмәнчәдән «яклаучы» дип тәрҗемә ителә). Шәһәр Ашхабадтан 30 км ераклыкта урнашкан, аны төзү ике этапта планлаштырылган. Хәзерге вакытта беренче чират тәмамланган, аның кысаларында 336 төрле объект төзелгән. Аларның берсе – Акхан кушаматлы ахалтекин атына һәйкәл. Бу ат 2018 елда, 4,19 секундта ике арткы аягында 10 метр үткәннән соң, Гиннесс рекордлар китабына кертелгән.

Аркадагта экологик чиста транспорт, «акыллы парковкалар», кояш батареялары кулланылачак. Шәһәрнең ике чираты 1002 гектар мәйданны биләячәк, ә халык саны 73 мең кеше тәшкил итәчәк.

Ачылу тантанасында Россия, Австрия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Германия, Грузия, Катар, Кыргызстан, Кытай, Төркия, Үзбәкстан һәм Япония вәкилләре катнашты. Безнең илдән Татарстан, Әстерхан һәм Чиләбе өлкәләреннән делегацияләр булды.

Төркмәнстан Казан һәм тулаем Татарстан өчен мөһим партнер булып тора. Ике яклы форматта хезмәттәшлек итү максаты – экспорт-импорт мөнәсәбәтләрен һәм инвестиция мөмкинлекләрен үстерү, яхшы күршелек элемтәләрен җайга салу. Хезмәттәшлек дипломатик яктан да, икътисади яктан да уңышлы.

Тантанада катнашканнан соң Илсур Метшин Аркадаг хакиме белән шәһәрләр арасында туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзалады. Документ инновацион эшчәнлекне, сәүдәне, икътисади, фәнни, мәдәни, спорт, туристик һәм башка элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Шәһәрләр бер-берсе белән шәһәр хуҗалыгы алып бару өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә, иҗат коллективлары һәм аерым мәдәният эшлеклеләре визиты белән алмашачаклар, шулай ук сәнгать күргәзмәләре үткәрәчәкләр. Яклар хезмәттәшлекнең яңа перспективалы юнәлешләрен һәм инновацион формаларын үстерүгә, уртак проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру мөмкинлеген өйрәнүгә ярдәм итәчәк.

Фото: Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе

Барлык яңалыклар