Сайлау участоклары бүген үз эшен башлады һәм 1-нче июльгә кадәр шәһәлеләрне кабул итүне дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Сайлау участоклары бүген үз эшен башлады һәм 1-нче июльгә кадәр шәһәлеләрне кабул итүне дәвам итәчәк. Казан федераль университетының физика факультеты бинасында урнашкан 44-нче номерлы сайлау участогына шәһәр башлыгы тормыш иптәше Гөлнара Метшина белән килде.
Казан Мэры бу участокка килү урыны буенча теркәлгән, бу аның эш урынына иң якын сайлау пункты. Моннан тыш, үз вакытында Илсур Метшин Казан университеты диварларында укыган.
Билгеләп үтик: 44-нче номерлы участокта Астрономия ур., Кави Нәҗми ур., Профсоюз ур., Рәхмәтуллин ур., Университет урамында урнашкан йортларда яшәүчеләр, шулай ук Бауман ур., 9, 22, 24, 26, 30, 36, 43, 45, 47, 76, Җәлил ур., 5, Дзержинский ур., 16, 18/19, 20, 22, Кремль ур., 2а,19, 21, 23/17, 25/22, 27, 27а, Лобачевский ур., 3/24, 4, Островский урамы, 1/6, 9, 12, 20, 31, Пушкин ур, 3, 5/43, 19, Чернышевский ур., 12/36, 16, 17/38 алреслары буенча яшәүче шәһәрлеләр тавыш бирә ала.
Казанда барлыгы 461 сайлау участогы эшли, шулардан 427 пункт һәркем өчен ачык. Калганнары керү вакытлыча чикләнгән учреждениеләрдә (мәсәлән, медицина учреждениеләре). Барлыгы шәһәрдә 914 меңнән артык сайлаучы исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез, быел тавыш бирү махсус кагыйдәләр буенча уза, төп бурыч - сайлаучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүе 1-нче июльгә билгеләнгән, шул ук вакытта халык күпләп җыелуны булдырмау өчен 25-нче июньнән 30-нчы июньгә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Социаль дистанцияне тәэмин итү өчен сайлау участогына баручы һәм аннан чыгучы тавыш бирүчеләр саны чикләнгән. Моннан тыш, тавыш бирү өчен үз паспортыңны элеккеге кебек сайлау участогы хезмәткәренә тапшырырга кирәкми, - документны ачык рәвештә күрсәтү дә җитә.
Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да керү урынында температура контроле уза, аларны бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар белән тәэмин итәләр. Моннан тыш, сайлау участокларында даими рәвештә дезинфекцияләүче сыеклыклар белән өслекләрне эшкәртү эшләре алып барыла, ә яшерен тавыш бирү өчен каралган кабиналар алгы шторкасыз әзерләнгән.
Татарстанда тавышлар санын санау 1-нче июльдән башланачак, республикада йомгаклар 3-нче июльдә, Россия буенча 5-нче июльдә ясалачак.