Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2024, 10:31

Илсур Метшин Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнаша

Шәһәр башлыклары генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген Башкортстанда Казан мэры Илсур Метшин Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнаша.

Иртән республика башлыгы Радий Хәбиров, Уфа мэры Ратмир Мәүлиев һәм башка кунаклар белән бергә Илсур Метшин Бөек Ватан сугышында һәлак булган 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. Шуннан Казан башлыгы киләчәк буын өчен вакыт капсуласын салу тантанасында катнашты.

Шулай ук планнарда – Көрәш сараен ачу. Мәйданы 28 мең кв.м булган биш катлы бина төрле ярышларны һәм мәдәни-массакүләм чараларны кабул итә алачак.

Кич белән «Уфа-Арена» боз сараенда шәһәрнең 450 еллыгын рәсми бәйрәм итү һәм «Вакыт елгасы» театральләштерелгән тамашасын күрсәтү башланачак.

Исегезгә төшерәбез, бүген Уфада көн дәвамында төрле мәйданчыкларда «Виноград» этногастрономия фестивале, «Уфа на все времена» шәһәр фестивале, «Уфа юбилейная» район вакыйгалары, «АйДа Фест» IV Бөтенроссия урам театрлары фестивале, «Евразия йөрәге»VIII халыкара сәнгать фестивале уза. Кич белән «Уфа на все времена» бәйрәм концерты планлаштырылган.

Тантаналы чараларда Белоруссия премьер-министры Роман Головченко, Абхазия президенты Аслан Бжания, Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, шулай ук Россия шәһәрләре мэрлары катнаша.
Барлык яңалыклар