Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.07.2018, 09:54

Илсур Метшин: “FIFA Президенты әлеге чемпионатны эмоция һәм энергетика буенча иң яхшыларының берсе дип атый”

6 июльдә Казанда чирек финал уены үтәчәк, көндәшләр бүген билгеле булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Алсу Сафина). Россия футболчылары футбол буенча дөнья чемпионатының чирек финалына чыкты, ул Испания командасын пенальти сериясендә җиңде. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин моны тарихи вакыйга дип атады. “Җыелма командабыз өчен без бик шат”, - диде ул. Ул билгеләп үткәнчә, Алмания, Испания, Португалия һәм Аргентина кебек көчле командалар чемпионаттан төшеп калды.

Футбол бәйрәме Казанда дәвам итә. Аргентина командасы 30 июньдә “Казан Аренада” Франция командасыннан оттырды. Мексика һәм Бразилия командалары уены бүген 17.00 сәгатьтә узачак, җиңүче ярым финал уенын Казанда уздыра. Илсур Метшин искәртеп үткәнчә, Мескика футболчылары узган ел Казанда Конфедерацияләр кубогында уйнаган инде. “Бразилия командасын да күрәсе килә”, - диде шәһәр башлыгы. Икенче 1/8 финал матчында бүген Бельгия һәм Япония уйный. Ике уен нәтиҗәләре буенча 6 июльдә Казанда очрашачак көндәшләр билгеле булачак.

“FIFA Президенты Джанни Инфантино массакүләм матбугат чараларында әлеге турнирны FIFA тарихында оештыру, эмоцияләр һәм энергетика ягыннан иң яхшысы дип атаган. Бәйрәм көнбатышта Россиягә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә ярдәм итәр дип өметләнәбез, бу хакта инде күбесе сөйли: җанатарлар да, рәсми затлар да”, - диде Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.07.2018
Барлык яңалыклар

Илсур Метшин: “FIFA Президенты әлеге чемпионатны эмоция һәм энергетика буенча иң яхшыларының берсе дип атый”

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Алсу Сафина). Россия футболчылары футбол буенча дөнья чемпионатының чирек финалына чыкты, ул Испания командасын пенальти сериясендә җиңде. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин моны тарихи вакыйга дип атады. “Җыелма командабыз өчен без бик шат”, - диде ул. Ул билгеләп үткәнчә, Алмания, Испания, Португалия һәм Аргентина кебек көчле командалар чемпионаттан төшеп калды.<br> </p> <p> Футбол бәйрәме Казанда дәвам итә. Аргентина командасы 30 июньдә “Казан Аренада” Франция командасыннан оттырды. Мексика һәм Бразилия командалары уены бүген 17.00 сәгатьтә узачак, җиңүче ярым финал уенын Казанда уздыра. Илсур Метшин искәртеп үткәнчә, Мескика футболчылары узган ел Казанда Конфедерацияләр кубогында уйнаган инде. “Бразилия командасын да күрәсе килә”, - диде шәһәр башлыгы. Икенче 1/8 финал матчында бүген Бельгия һәм Япония уйный. Ике уен нәтиҗәләре буенча 6 июльдә Казанда очрашачак көндәшләр билгеле булачак. </p> <p> “FIFA Президенты Джанни Инфантино массакүләм матбугат чараларында әлеге турнирны FIFA тарихында оештыру, эмоцияләр һәм энергетика ягыннан иң яхшысы дип атаган. Бәйрәм көнбатышта Россиягә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә ярдәм итәр дип өметләнәбез, бу хакта инде күбесе сөйли: җанатарлар да, рәсми затлар да”, - диде Илсур Метшин. </p>