Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2023, 16:36

Илсур Метшин Казан белән Каракол арасында рейслар җибәрергә тәкъдим итте

ТР башкаласы Мэры Кыргызстан делегациясе белән очрашуда ике туристик шәһәр арасындагы элемтәләрне үстерү турында фикер алышты

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь, Юлия Летникова). Бүген Казанда шәһәрләрне берләштерүче Форум тәмамлана. ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында бик зур делегация (14 Кыргызстан вәкиле, шул исәптән 10 мэр һәм вице-мэр) белән очрашты. Яклар муниципалитетлар эшчәнлеге һәм хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

«Безнең шәһәр иң яше – аңа нибары 25 яшь, – дип сөйләде Баткен Мэры Имамназар Бурканов. - Ул иң читтә, Таҗикстан һәм Үзбәкстан белән чиктәш, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Халык саны 35 мең кеше. Чик буе статуслы, шуңа күрә күпләр аулларда яши һәм теркәлми.

Каракол шәһәре турында Мэр Чыңгыз Бапаев сөйләде. Бу туристлык торак пункты, анда елына уртача 2 млн турист килә. Чаңгы базасы һәм Ыссык-күл булу сәбәпле, ул кыш көне дә туңмый, туризм ел әйләнәсе саклана. Кунаклар өчен шәһәрдә 153 кунакханә ачылган. Ә октябрьдә аэропорт төзелешен тәмамларга планлаштыралар.

Илсур Метшин һава аланын ачканнан соң Казан белән Каракол арасында рейслар башларга тәкъдим итте.

Мэр яшьләрнең Кыргызстанда рус телен белүләре белән кызыксынды. Делегатлар билгеләп үткәнчә, илдә рус теле дәүләт теле, ә аны балалар бакчасыннан өйрәнә башлыйлар. Мәктәпне сайлаганда ата-аналар күбесенчә рус телендә белем бирә торган учреждениеләрне сайлыйлар.

«Мин сезгә килүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, сезне күрүемә чын күңелдән шатмын, җитәкчелеккә, безнең тугандаш халкыбызга сәлам җиткерегез, – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Илсур Метшин. – Бездә күргәннәрегез – бу без дистә еллар эчендә үткән юл. Норматив базаны тәртипкә китердек, регламент, төзекләндерү буенча бердәм кагыйдәләр яздык. Килегез, вәкилләр җибәрегез. Без дә сезгә бер килербез!».

Очрашу ахырында истәлеккә фотога төштеләр.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда шәһәрләрне берләштерүче ике көнлек Форум старт алды. Ул «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» беренче халыкара форумы кысаларында уза. Ачылышта катнашучыларны Илсур Метшин һәм Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо сәламләде.

Видеорепортаж
08.09.2023 16:54
Илсур Метшин Иркутск һәм Ялта мэрлары белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды
Барлык яңалыклар