Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2022, 14:48

Илсур Метшин Казанның барлык мәктәпләрендә «Кунакчыллык дәресләре» үткәрергә тәкъдим итте

Хәзер проект Дәрвишләр бистәсендә тормышка ашырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы декабрь, Юлия Летникова). Бүген шәһәр Думасының XIX сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан мәктәпләрендә «Кунакчыллык дәресләре» проектын тормышка ашырырга тәкъдим итте, аның кысаларында укучылар официант, пешекче һәм башка һөнәрләрнең нечкәлекләрен өйрәнәләр. Аның фикеренчә, бу туризм өлкәсендә кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүгә ярдәм итәчәк.

«Туризм өлкәсенең төп ресурсы – кешеләр, нәкъ менә алар милли зәвык белән кунакчыллык атмосферасын тудыралар. Алар – үз эшләрен белгән чын профессионаллар, кунакларга Казанда сыйфатлы яшәүне тәэмин итә алалар. Без кадрлар кытлыгы ситуациясен сыйфатлы һөнәри юнәлеш бирү эшеннән башка үзгәртә алмыйбыз, шуңа күрә бу юнәлештә эшне көчәйтүне сорыйм», – дип белдерде шәһәр башлыгы.

Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләгәнчә, бүгенге көндә кунакчыллык өлкәсендә белем алган студентларның 40% ы үз һөнәре буенча эшләми. «Һәркем кешеләргә хезмәт итәргә әзер түгел, шуңа күрә кадрлар даими алмашынып тора. Шуның белән бергә, яхшы корпоратив культура булган предприятиеләр бар, анда хезмәткәрләр дистә еллар эшли», – диде ул. Туризм өлкәсе белән танышуны мәктәптән башларга кирәк, дип саный Д.Санникова. Ул депутатларга Дәрвишләр бистәсенең бер мәктәбендә тормышка ашырыла торган «Кунакчыллык дәресләре» проекты турында сөйләде. Яңа ел каникулларында укуларын тәмамлаган һәм 3 нче разрядлы өлкән сыйныф укучылары үз көчләрен практикада куллана алачаклар.

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова сүзләренә караганда, кадрлар кытлыгы проблемасы укуның 4 елга якын дәвам итүе аркасында да килеп чыккан. Экспертлар фикеренчә, бу срокны 1-2 елга киметергә мөмкин. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен туризм буенча белем бирү программасын федераль программалар исемлегенә кертү инициативасы әзерләнгән, аны тизләтелгән режимда үзләштерергә мөмкин булачак. «Инициативаны хупларлар дип өметләнәбез», – диде А.Тимирясова.

Кадрлар кытлыгы белән беррәттән, тармактагы сервис дәрәҗәсе дә проблемалы мәсьәлә булып кала. «Без халыкара чаралар хисабына сервисның югары дәрәҗәсенә ирештек, әмма коронавирус пандемиясе аркасында ул түбәнәйде», – дип белдерде Д.Санникова. Ул хәбәр иткәнчә, проблеманы чишү өчен шәһәр берничә программа эшләтеп җибәргән. 12 нче декабрьдә «Кунакчыллык. Яңадан йөкләнеш» мәгариф чарасы башланды. Шулай ук аңа кадәр туризм өлкәсе хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырылган иде.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XIX сессиясе, 19.12.2022
Видеорепортаж
19.12.2022 12:46
Казан шәһәр Думасының XIX сессиясе, 19.12.2022
Барлык яңалыклар