Аларда пенсия яшендәге профессиональ спортчылар һәм һәвәскәр атлетлар катнаша алачак
Фото: Денис Гордийко
Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль, Юлия Летникова). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрдә Озын гомер уеннары үткәрергә тәкъдим итте. Ярышларда пенсия яшендәге профессиональ спортчылар һәм һәвәскәр атлетлар катнаша алачак. Шәһәр башлыгы инициативаны Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә пенсионерлар өчен «Яшәү яме» шәһәр социаль проектын киңәйтү турында фикер алышканда әйтте. Проект кысаларында әлеге категория халык өчен шәһәр мәдәният йортларында, китапханәләрдә һәм паркларда 13 юнәлеш буенча бушлай дәресләр уздырыла.
«Без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур эш алып барабыз. Казанлыларның 55% тан артыгы көн саен спорт, физкультура белән шөгыльләнә. Моның белән яшьләрне, балаларны һәм профессиональ спортчыларны гына колачлап калмыйча, шәһәрдә Озын гомер уеннары да үткәрергә кирәк», – диде Мэр.
Озын гомер уеннарын Мэр 16 нчы августта Горький паркында узачак Яшәү яме көнендә тәкъдим итәргә кушты. «Нинди спорт төрләре? Нинди стадионнарда һәм локацияләрдә? Яшәү яме көнендә проектны тәкъдим итәбез, көздән, аксакаллар дачалардан, участоклардан кайткач, шәһәрдә сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы итеп вакыт үткәрә алсын өчен, кайчан һәм кайда гамәлгә ашырырга икәнен килешербез», – дип өстәде шәһәр башлыгы.