Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2022, 08:59

Илсур Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Казан мәдәни мегаполислар арасында әйдәп баручы урынны алып тора һәм күренекле сәнгать эшлеклеләре белән дан тота, дип билгеләде Мэр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Сезне чын күңелдән Халыкара мәдәният көне белән котлыйм!

Сез үзегезне рухи мирасны саклауга, әхлакны ныгытуга багышлыйсыз. Сезнең якты идеяләрегез һәм чиксез фантазиягез талантларга ачылырга, сәләтләрне тормышка ашырырга ярдәм итә, уникаль һәм кабатланмас әйберләрне аңларга һәм бәяләргә өйрәтә, гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә.

Безнең республика башкаласы мәдәни мегаполислар арасында әйдәп баручы урынны алып тора, күренекле сәнгать эшлеклеләре белән дан тота, «Музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәренә керә. Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале, «Европа – Азия» заманча музыка фестивале, Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» фестивале, София Гобәйдуллина исемендәге Concordia заманча музыка фестивале, TatCultFest һәм башка күп кенә вакыйгалар меңьеллык Казанның мәдәни мирас байлыгын ачалар.

Заман белән бергә атлап, сез яңа проектларны уңышлы тормышка ашырасыз һәм тамашачы белән аралашуның яңа форматларын кулланасыз. Сезне алда бик күп матур идеяләр һәм җиңүләр көтүенә ышанам.

Ихлас күңелдән сезгә бетмәс-төкәнмәс илһам, эшегездә һәм иҗатыгызда уңышлар телим. Кешеләргә бүләк иткән яктылык һәм матурлык сезнең тормышыгызны да тулыландырсын!» - диелә котлауда.

Барлык яңалыклар