В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген юлчылар «Безнең ишегалды» программасында, мөһим магистральләр төзүдә, квартал эчендәге һәм бистә юлларын ремонтлауда катнаша.
Фото: Денис Гордийко
«Бездә профессионалларның тулы бер армиясе бар, алар Универсиадага, WorldSkills, су спорты һәм футбол буенча дөнья чемпионатларына әзерлек кебек масштаблы чараларда эшләгәндә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Кайчандыр без юл инфраструктурасын тоту һәм үстерү өчен елына 5,5-6 млрд сум юл инвестицияләре алырга хыялландык. Бүген без 7 млрд сумнан арттык сумманы күчердек», - дип ассызыклады И.Метшин.
Мэр сүзләренчә, бүген төрле дәрәҗәдәге профессиональ компанияләр «Безнең ишегалды» программасы буенча эшлиләр, квартал эчендәге һәм бистә юлларын, үзәк магистральләрне ремонтлыйлар, шулай ук Зур Казан боҗрасы, Вознесение тракты, М7 юлы кебек эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда катнашалар. »Бу иң югары халыкара стандартлар буенча эшләргә өйрәнгән чын профессионаллар», - дип ассызыклады Мэр.
«Алга таба да акчалар булыр, юл инфраструктурасын үстерү мөмкинлеге булсын өчен сәнәгать предприятиеләре, зур, урта һәм кече бизнес эшләячәк, дип өметләнәбез», - дип йомгаклады ул.