Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.02.2022, 08:53

Илсур Метшин казанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Бөек илне саклаучыларның хәзерге буыны – үз әти-бабаларының лаеклы варислары, дип ышана Мэр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар, хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар!

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне – батырлык һәм кыюлык бәйрәме белән котлыйм!

23 нче февральдә илебездә традиция буенча чын ир-атларны – якыннары һәм Ватаны өчен саклау, төзү, хезмәт итүне изге бурыч итеп куйган егетләрне хөрмәтлиләр. Үз гаиләләребезне саклау, дәүләт мәнфәгатьләрен якларга әзер булу безнең бурыч һәм җаваплылык булып тора.

Бу тантаналы көнне аерым рәхмәт сүзләре Ватан хакына чын батырлык кылган хөрмәтле ветераннарыбызга адреслана. Бөек илне саклаучыларның хәзерге буыны үз әти-бабаларының лаеклы варислары булуына ихластан ышанам.

Барлык башлангычларда да уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, нык сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән сезне, ир-егетләребез!» – диелә котлау текстында.

Барлык яңалыклар