Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2018, 11:36

Илсур Метшин Борис Богуславскийны юбилее белән котлады

“Мелита-К” ЯАҖ генераль директорына 80 яшь тулды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март, Ирина Смирнова). Казан Мэры Илсур Метшин “Мелита-К” ЯАҖ генераль директоры Борис Богуславскийны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Очрашу шәһәр Башкарма комитетында үтте.

“Бүген сезне шәһәр һәм шәһәрлеләр исеменнән котларга мин бик шатмын”, - диде Мэр юбилярны сәламләп. И.Метшин һәм Б.Богуславский рәсми булмаган шартларда аралаштылар һәм кайбер сораулар буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, җитештерүгә яшь кадрларның килүе турында сүз чыкты. Борис Богуславский билгеләп үткәнчә, яшьләр бик теләп килә. “Аларның фундаментлары бар, белемнәре яхшы. Иң мөһиме – “таяну ноктасы” булу. Ә потенциаллары аларның көчле”, - диде Б.Богуславский һәм хәзерге вакытта “Мелита-К” ябык акционерлык җәмгыятендә 150 кеше эшләвен өстәде.

Оешма 1991 елда оештырылган. Компаниянең эшчәнлек даирәсе киң – медицина микрокоралларыннан хәрби пычакларга кадәр, табаклы металлны сузу технологияләреннән авиация мотортөзелешенә кадәр. Ел саен берничә перспективалы патентланган эшләнмә өйрәнелә һәм кертелә. “Мелита-К” ЯАҖ хәзерге вакытта Россиянең иң эре ракетатөзелеш холдингына керә торган “Авангард” АҖ өчен детальләр эшли. Оешма шулай ук РФ Оборона министрлыгы, РФ инженерлык хәрби көчләре, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте белән хезмәттәшлек итә.

Казан Мэры Борис Богуславскийга предприятиенең һәм аның җитәкчелегенең Татарстан башкаласы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде. “Сезнең коллектив шәһәр тормышында актив катнаша. Җитештерү, фән өлкәсендә генә түгел, сезнең хәйрия проектларыгыз турында да беләбез”, - диде Илсур Метшин һәм юбилярга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Очрашу азагында Мэр һәм аның кунагы истәлеккә фотога төштеләр.

Видеорепортаж
31.03.2018 10:47
Илсур Метшин Борис Богуславскийны юбилее белән котлады
Барлык яңалыклар