Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.06.2025, 13:06

Илсур Метшин Әлфия Айдарскаяны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Сара Садыйкованың кызы актив иҗтимагый тормыш алып бара — татар музыка конкурсларында һәм фестивальләрендә катнаша

Бүген шәһәр Башкарма комитетында Казан мэры Илсур Метшин композитор, актриса һәм җырчы Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән очрашты. Күптән түгел ТАССРның атказанган артисты, балерина, тыл хезмәтчәне үзенең 100 яшен билгеләп үтте. Өлкән яшенә карамастан, Әлфия Газиз кызы актив җәмәгать тормышы алып баруын дәвам итә — татар музыка конкурсларында һәм фестивальләрендә катнаша, әти-әнисенең иҗади мирасын мәңгеләштерү буенча иҗтимагый эш алып бара. Илсур Метшин Әлфия Айдарскаяны юбилее белән котлады.

Казан мэры Әлфия Газиз кызына сәнгатькә хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аның ата-аналарының иҗади мирасын саклап калу буенча тырышлыклары үсеп килүче буынга үрнәк һәм бөтен республика өчен горурлык чыганагы булуын ассызыклады. Ул Әлфия Газиз кызының әнисе Сара Садыйкованың иҗатын югары бәяләде, аның Казанның музыка тарихына керткән өлешен, аның исеменең татар мәдәниятенең алтын фонды белән өзелмәс бәйләнешен билгеләп үтте һәм аның иҗатын Татарстан һәм Казан мәдәни тамырының аерылгысыз өлеше дип атады.

Җавап итеп Әлфия Айдарская шәһәр башлыгына әнисе турында «На пути к вечности» дип аталган китабын бүләк итте. Ул мэрга үзенең тормышы һәм бөек әти-әниләре турында сөйләде. Аннары алар балеринаның әнисе — РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты Сара Садыйковага һәйкәл кую турында фикер алыштылар. Проект буенча фикер алышуда шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

Әлфия Айдарская 1925 елның 25 маенда Казанда татар актеры һәм режиссеры, татар операсын башлап җибәрүче һәм Мәскәүдә беренче татар театрына нигез салучы Газиз Айдарский һәм татарлар арасында беренче профессиональ композитор-хатын-кыз Сара Садыйкова гаиләсендә туа.

10 яшендә ул Ленинград хореография училищесына укырга керә. 1941 елда Ленинград камалышы вакытында аны Казанга эвакуациялиләр. Туган шәһәрендә ул башта Татар опера һәм балет театрында эшли, ә соңыннан эвакуацияләнгән 543 нче заводка китә.

Казанда ике ел яшәгәннән соң Әлфия Газиз кызын укуын дәвам итү өчен Пермьгә чакырталар, анда Ленинград хореография училищесы бүлеге урнашкан була. Училищены тәмамлагач, 1944 елда Татар опера һәм балет театрына кайта, 1963 елда лаеклы ялга чыкканчы балет артисты булып эшли.

Алга таба Әлфия Айдарская Казан музыка училищесында һәм Казан театр училищесында ритмика педагогы булып эшли. 1971-1981 елларда Алабуга мәдәни-мәгариф училищесында хореография укыта.

Аның тормышында һөнәр буенча эшләмәгән вакытлар да була. 1981-1992 елларда ул Казан медицина училищесында машинистка, ә аннары Горький тимер юлының балалар хастаханәсендә санитарка-буфетчы була.

Әлфия Газиз кызы укыту эшчәнлегенә 1993 елда кайта. Ул 81 нче, 28 нче мәктәпләрдә һәм 11 нче музыка мәктәбендә ритмика педагогы, хореография укытучысы булып эшли. 2004 елдан 4 нче номерлы татар гимназиясендә өстәмә белем бирү укытучысы, Сара Садыйкованың мәктәп музее мөдире.

Бүген Әлфия Айдарская ялгызы гына яши һәм, 100 яше булуга карамастан, актив иҗтимагый тормыш алып бара. ТАССРның атказанган артисты татар музыка конкурсларында һәм фестивальләрендә катнаша, әтисенең һәм әнисенең иҗади мирасын мәңгеләштерү буенча иҗтимагый эш алып бара. Әлфия Газиз кызы әти-әниләренә багышланган китаплар һәм мәкаләләр бастыра, шулай ук Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкова музейлары өчен җаваплы.

Әлфия Айдарская «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт отличиесе өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнгән.
Видеорепортаж
04.06.2025 12:20
Илсур Метшин Әлфия Айдарскаяны 100 яшьлек юбилее белән котлады
Барлык яңалыклар