Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2023, 17:09

Илсур Метшин «Казаныш» форумында нейросеть белән бәхәсләште

Ул Мәскәү скульпторы Марат Нәбиның киләчәк Казан турындагы уйлануларга багышланган мозаика панносын төзүдә катнашты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Казаныш: милли үзенчәлек чагылышы» халыкара архитектура-төзелеш форумы партнерлары күргәзмәсен карады, чара Г.Камал театрында уза. «БИЗON» заманча сәнгать галереясы белән берлектә төзелгән «СМУ-88» төзелеш компаниясе стендында өч көн эчендә Мәскәү скульпторы Марат Нәби киләчәк Казан турында уйлануларга багышланган мозаикалы триптих ясаячак, аның эскизы нейросеть ярдәмендә эшләнгән. Илсур Метшин панноны ясауга үз өлешен кертте.

«Нейросетьләр кешене алмаштырмас дип өметләнәм... Эскизда ясалма интеллект безгә кара тәрәзә тәкъдим итте, әйдәгез, алмаштырыйк – яктылык булдырыйк», – диде Илсур Метшин, ачык ташны сайлап.

«Бу яңа технологияләр белән эшләүнең беренче тәҗрибәсе. Борынгы сәнгатькә яңа технологияләр кертергә теләдем, алар шулай ук төзүчеләргә һәм архитекторларга ярдәм итә», – дип уртаклашты Марат Нәби.

Форумда катнашучыларның күбесе Мэр белән бергә панно ясауга үз өлешләрен кертергә теләде.

Марат Нәби – мозаика техникасында эшләүче иң яхшы заманча осталарның берсе. Ул РФ Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе, Мәскәү метросының «Нагатинский затон» һәм «Смоленская» станцияләре өчен панно эшләгән.

Күргәзмәдә Илсур Метшин шулай ук «КамаСтройИнвест» төзелеш компаниясе, «Унистрой», «Самолет» девелопер компанияләре стендлары белән танышты.

«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 нче декабрьдә Г.Камал исемендәге театр мәйданчыгында уза. Чара 5 меңгә кадәр катнашучыны җыячак. Аңа 250 дән артык спикер кушылачак, шуларның 19 ы – чит илләрнеке. Алар арасында Төркия, Иран, Кытай, Катар, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Италия һәм Бөекбритания экспертлары бар. Үз карашлары белән БРИКС илләреннән мэрлар, архитекторлар, урбанистлар, шулай ук Россиянең 96 архитектура бюросы вәкилләре уртаклашачак.

Фоторепортаж
«Казаныш» архитектура-төзелеш форумын ачу
Видеорепортаж
05.12.2023 14:45
«Казаныш» архитектура-төзелеш форумын ачу
Барлык яңалыклар