Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2024, 13:23

Илсур Метшин һава торышы начарланган чорда фураларны парковкалау урыннарын билгеләргә кушты

Буран булган көннәрдә зур йөк машиналары юлдагы карны җыю эшен катлауландырды

Фото: Денис Гордийко

Казан мэры Илсур Метшин бүген кар җыю буенча штаб утырышында тәкъдимнәр әзерләргә һәм шәһәрдә фуралар начар һава торышында була алырлык урыннарны билгеләргә кушты. Буран көннәрендә юлларда калдырылган зур йөк машиналары махсус техниканың эшен катлауландырды. Әлеге мәсьәләне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе белән берлектә тикшерү планлаштырыла.

«Юлларны җыештыруны катлауландыра торган фуралар мәсьәләсен яңадан карап чыгарга кирәк булган вакыт җитте. Бездә уртак тактика булырга тиеш. Фуралар буран үтүен кайда көтәргә тиеш? Әлбәттә, шәһәр урамнарында түгел», – диде шәһәр башлыгы.

Кар бураны муниципаль парковкаларның эшен дә катлауландырды. Казанлылар еш кына машиналарны хәрәкәт полосасында калдыралар, юл өлеше тарая – шикаятьләр муниципаль парковка кулланучыларыннан да, башка автомобильчеләрдән дә килә. Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров сүзләренчә, бүгенге көндә машина урыннарының 62% ын кардан чистартырга кирәк.

«Район башлыкларыннан һәм подрядчылардан муниципаль парковкаларны кардан чистартуга аерым игътибар бирүләрен үтенәм», – дип мөрәҗәгать итте аларга Алексей Сидоров.

Юлия Летникова

Фоторепортаж
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Видеорепортаж
02.02.2024 14:21
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Барлык яңалыклар