Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2022, 08:22

Илсур Метшин: «Халкыбызның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен бөек үрнәк»

Казан Мэры шәһәр халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы май). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады.

«Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле казанлылар!

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән ихлас һәм иң җылы котлауларны кабул итегез!

9 Май – халкыбызның каһарманлыгы, аның какшамас батырлыгы, рухи көче һәм ныклыгы символы. Бөек Җиңүнең шатлыгы һәм яу кырында ятып калган сугышчыларның кайгылары белән тулган әлеге көн җирдә тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын хәтерләтәчәк. Халкыбызның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен бөек үрнәк.

Казан фронтка үз улларын һәм кызларын озатып кына калмый, аларның күбесе Герой булалар һәм үз исемнәрен гасырларга беркетәләр. Без казанлыларга һәм Бөек Ватан сугышы елларында шәһәребез икенче йортка әйләнгән меңләгән кешегә хөрмәт белдерәбез. Бу – безнең өлкән буынның хезмәт батырлыгына хөрмәт күрсәтү, Казанның барлык тыл ветераннарының һәм Җиңү өчен эшләгән күп санлы предприятиеләребезнең казанышларын тану. Шуның өчен без туганнарыбызга, әти-әниләребезгә, бабайларыбызга, Җиңүчеләрнең бөтен буынына рәхмәт белдерәбез! Сезнең үткән юлны хәтердә саклау безгә үз көчебезгә һәм илебезнең киләчәгенә ышаныч бирә.

Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез! Барыгызга да якты һәм матур көннәр, иминлек һәм сәламәтлек телим!» – диелә котлауда.

Барлык яңалыклар