Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2024, 13:59

Илсур Метшин: «Эш алымнары яңа торакларга күченүчеләр алдында җаваплылыкны арттыру ягына җитди үзгәрде»

2024 елда Совет районында ике мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзеләчәк

Фото: Денис Гордийко

ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган ел «Светлая долина» торак комплексында 184 нче гимназиянең 1501 урынга исәпләнгән икенче корпусы төзелгән. Быел райондагы «Весна» торак комплексында – 1501 урынга исәпләнгән һәм «Новые Горки» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән тагын ике мәктәп пәйда булачак. Соңгы биш елда шәһәрнең Совет районында алты мәктәп һәм 13 балалар бакчасы төзелгән. «Әмма районда төзелеш эшләре актив рәвештә дәвам итә, димәк, быел да социаль объектлар капиталь ремонтланачак, яңа биналар төзеләчәк», – дип белдерде эшлекле дүшәмбедә район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов.

«Саннар һәм башкарылган эш күләме сокландыра: алты мәктәп бинасы, 13 балалар бакчасы, алты медицина учреждениесе. Соңгылары арасында иң зурлары – Җиңү проспектындагы йогышлы авырулар хастаханәсе, Дәрвишләр бистәсендәге күптән көтелгән балалар дәваханәсе. Иң мөһиме – яңа микрорайоннар төзелеше белән бергә без шәһәр төзелеше базасының җентекләп эшләнгән нормативларын булдырабыз. Бүген юлларны, социаль объектларны, торакны файдалануга тапшыру чираты төгәл билгеләнә. Эш алымнары яңа торакларга күченүчеләр алдында җаваплылыкны арттыру ягына җитди үзгәрде. Безнең торак йортларны, ишегалларын, юлларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау буенча планнар зурдан», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Совет районында 44 мәктәптә 47 меңнән артык бала белем ала. Соңгы биш елда 6 меңнән артык укучы өчен биш яңа уку йорты һәм 93 нче гимназиядә бер өстәмә корпус төзелгән.

«Мәктәп ашханәләрен модернизацияләү буенча зур эш башкарылды. Биш ел эчендә районның 30 мәктәбендә ашханәләр мәктәп рестораннары итеп үзгәртеп корылды. Узган ел аларның бишесенә ремонт ясалды. Быел да шуның кадәр мәктәптә әлеге юнәлештә эшләр башкарылачак. Районның барлык мәктәп ашханәләрен модернизацияләүне 2024 елда тәмамларга планлаштырабыз», – диде Роман Фәтхетдинов.

Шул ук чорда кечкенә казанлылар өчен яңа торак комплексларда 13 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. 2024 елда «Арт сити» һәм «Яратам» торак комплексларында тагын ике мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла.

Узган ел өч балалар бакчасы капиталь ремонтланган, тагын 42 учреждение яңартуны таләп итә. «Без капиталь ремонт программалары кысаларында республика ярдәменә өметләнәбез», – диде район башлыгы.

Бүген Совет районында 22 мең сабый 117 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөри, әмма шул ук вакытта балалар бакчаларының гомуми сыйдырышлылыгы 18 мең кешене тәшкил итә. Спикер билгеләп үткәнчә, йорт янәшәсендә урнашкан балалар бакчасына барырга теләүчеләр саны чыгарылыштан соң бушаган урыннар саныннан күпкә артып китә.

«Мондый очракларда өч яшьлек балаларга башка микрорайоннарда урыннар тәкъдим ителә. Без балалар бакчалары төзү буенча программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәр дип өметләнәбез, яңа объектлар төзү өчен җир кишәрлекләре бар», – дип уртаклашты Роман Фәтхетдинов.

Камилә Вилданова

Барлык яңалыклар