Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2024, 09:41

Илсур Метшин Казандагы ярминкәләрдә катнашулары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде

Тантаналы чарада авыл хуҗалыгы ярминкәләрен продукция белән тәэмин итүчеләрне хөрмәтләделәр

Кичә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстанның 24 муниципаль районы һәм 12 агрохолдинг вәкилләрен – Казандагы сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен даими рәвештә продукция белән тәэмин итүчеләрне хөрмәтләделәр. 2023-2024 елларда ТР башкаласында 28 ярминкә үткәрелгән, анда фермерлар казанлыларга үз продукцияләрен уртача базар бәясеннән 10-20% ка түбәнрәк бәядән саткан. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: Денис Гордийко

Тантаналы чара, төп чәчү эшләре тәмамланганнан соң, Казан мэры исеменнән авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт йөзеннән икенче ел үткәрелә. «Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә шәһәр халкы өстәлләрендә бүген икмәк, сөт, ит, бәрәңге һәм башка продукция бар. Республиканың авыл хуҗалыгына тотрыклы һәм системалы ярдәм күрсәтелә. Без сезнең алда башыбызны иябез һәм барлык авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Уңыш үстерү – авыр, әмма игелекле хезмәт», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин килгән кунакларга.

Шәһәр мэры авыл халкына чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлауларын теләде. «Вазгыять катлаулы, әмма республика җитәкчелеге ярдәме, федераль программалар, ә иң мөһиме – сезнең тырышлык белән без бу юлны да үтәчәкбез. Горурланырлык нәрсәләребез бар. Татарстан сөт җитештерү буенча лидерлар рәтендә. Тулаем алганда, республиканың авыл хуҗалыгы юнәлеше ышанычлы үсештә. Бу сезнең казанышыгыз», – диде ул.

Шәһәр ярминкәләре яз һәм көз көннәрендә һәр шимбә һәм якшәмбе Казанның 15 мәйданчыгында узды. Аларда ит һәм сөт продукциясе, икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш, шулай ук төрле хуҗалык товарлары ваклап сатудан 10-20% ка түбәнрәк бәя белән тәкъдим ителде.

Үз продукциясен республиканың 24 муниципаль районы һәм агросәнәгать комплексының 22 предприятиесе саткан. 2023 елда – 21 (яз көне – 6, көз көне – 15), 2024 елда җиде ярминкә көне оештырылды. Әлеге көннәрдә сатуга гомуми бәясе 1,3 млрд сум булган продукция чыгарылган, шуларның 299 млн сумга якыны – 2023 елның язында, 778,7 млн сумы – 2023 елның көзендә, 279,6 млн сумы – 2024 елның язында. Шулай итеп, бер ярминкә көнендә уртача 48,5 млн сумлык продукция сатылган.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов үз чиратында Илсур Метшинга авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Республика министрлыгы һәм башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган ярминкә мәйданчыклары – социаль әһәмияткә ия проект. Беренчедән, безнең барлык җитештерүчеләр һәм коллектив фермер хуҗалыклары үз продукциясен турыдан-туры сата ала. Икенчедән, шәһәр халкына арзан бәядән табигый продукция сатып алу мөмкинлеге тудырыла», – дип ассызыклады ул.

Искәртеп узабыз, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Юдино бистәсендәге чатырлы ярминкә узган ел нәтиҗәләре буенча илдә иң яхшысы дип танылды.

Казан мэрының рәхмәт хатлары белән шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр һ.б. бүләкләнде. Алар арасында Арча районының «Ватан» агрофирмасы, «Август-Кайбыч» ҖЧҖ, «Лаеш балык заводы» ЯАҖ, «Нурлат-сөте» ҖЧҖ һ.б. бар. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Авыл хезмәтчәннәренә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән дә бүләкләр тапшырылды.

• Тантанага чакырылган ТР муниципаль районнары вәкилләре
• Чүпрәле районы башлыгы вазифаларын башкаручы Алексей Ярухин

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов

Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов

Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев

Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина

Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин

Әлки районы башлыгы Александр Никошин

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов

Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин

Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов

Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Сөләйманов
Кунаклар алдында музыкаль программа белән ТРның һәм БРның халык артисты Салават Фәтхетдинов, ТРның атказанган артистлары Марина Карпова, Анастасия Макарова, «Казан» бию ансамбле, Trio Grande һәм башкалар чыгыш ясады.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Илсур Метшин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләде
Видеорепортаж
23.05.2024 10:15
Илсур Метшин Казандагы ярминкәләрдә катнашулары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде
Барлык яңалыклар

Тантанага чакырылган ТР муниципаль районнары вәкилләре

Чүпрәле районы башлыгы вазифаларын башкаручы Алексей Ярухин