Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2023, 11:59

Илсур Метшин: «Безнең алда «Киләчәк уеннары»н ракетаны күккә җибәргән кебек камил итеп оештыру бурычы тора»

Казан Мэры беренче фиджитал-ярышларга очучы-космонавт һәм РФ Герое Сергей Крикалевны чакырды

Фото: Роскосмос

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче декабрь, Юлия Летникова). «Байконур»да, «Киләчәк уеннары» трофеен халыкара космик станциянең орбиталь комплексына җибәргән вакытта, Казан Мэры Илсур Метшин Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт Сергей Крикалевны халыкара фиджитал-ярышларга чакырды. Алар ТР башкаласында февральдә, 81 көннән соң старт алачак. «Ярышлар трофее Уеннар башлануга кайтачак. Безнең алда «Киләчәк уеннары»н ракетаны күккә җибәргән кебек камил итеп оештыру бурычы тора», – диде аппарат киңәшмәсендә шәһәр башлыгы һәм космодромга барудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Ул узган атнада РФ вице-премьеры, «Киләчәк уеннары»н оештыру комитеты рәисе Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендәге делегация составында «Байконур» космодромында ярышлар трофеен орбитага җибәрүдә катнашуы турында сөйләде. «Без Казан, Татарстан һәм бөтен Россия беренче тапкыр кабул итәчәк чараның масштабын тойдык», – диде Илсур Метшин.

Ракетаны җибәрү – сүз белән аңлатып бетереп булмаслык зур вакыйга, ә «Байконур»да барысы да тарих белән сугарылган дип билгеләп үтте Мэр. «300 тонналы машина 14:21,11 сәгатьтә китте. Безгә комиссия составында старт мәйданчыгында, якында булырга, меңләгән кешенең көчен һәм җайлы эшен, инженерлык фикеренең өстенлеген тоярга туры килде», – дип уртаклашты шәһәр башлыгы. Космодромда ул космонавтлар, шул исәптән старт җитәкчеләренең берсе Сергей Крикалев белән аралашкан. «Ул бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Казанга килү, балалар алдында чыгыш ясавы турында килештек. Сергей Константинович – кызыклы әңгәмәдәш кенә түгел, ул дәүләтнең космик тарихын саклаучы һәм төзүче. Балаларны, үсеп килүче буынны һәм өлкәннәрне бөек тарих һәм казанышлар белән таныштырырга кирәк», – диде Илсур Метшин.

Ул ассызыклаганча, «Киләчәк уеннары»н оештыруны Казанга спорт башкаласы буларак кына түгел, ә цифрлы икътисадны актив үстерүче шәһәр буларак та ышанып тапшырганнар: «Бу Иннополис, ИТ-парк турында гына түгел, ә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өлкәсендә безнең алдынгы эшләнмәләр турында да, бу шәһәрлеләр өчен сервисларның уңайлылыгын арттыра, ә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм үстерү, куркынычсызлык, Казанның уңайлы шәһәрләрнең берсе буларак позициясен ныгыта».

Ахырда Мэр, гомумән алганда, шәһәр «Киләчәк уеннары»н уздыруга әзер диярлек инде дип билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, турнир Казанда 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр узачак. Ярышлар 21 гибрид дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе фиджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. ТР башкаласына дөньяның 100 иленнән 2,5 меңнән артык катнашучы җыелыр дип көтелә, ә бөтен дөнья буенча 150 миллионга кадәр кеше чараларны онлайн-тамаша кылачак.

Фото: «Киләчәк уеннары» оештыру комитеты

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.12.2023
Видеорепортаж
04.12.2023 13:41
Илсур Метшин «Киләчәк уеннары» трофеен космоска җибәрү турында сөйләде
Барлык яңалыклар