Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2019, 11:30

Илсур Метшин Юдинодагы күпфункцияле үзәк офисы эше белән танышты

Офис 180-гә якын хезмәтне үз эченә ала һәм Юдино һәм бистә тирәсендә яшәүче 30 мең кешегә хезмәт күрсәтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Ильич ур., 28 адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәкнең (КФҮ) Яңа Юдино бүлеге эше белән танышты. Офис 180-гә якын хезмәтне үз эченә ала һәм Юдино һәм бистә тирәсендә яшәүче 30 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Моңа кадәр аларга Мәскәү районындагы Г.Коләхмәтов урамында урнашкан күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итәргә туры килә иде.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов Мэрга хәзерге вакытка кадәр бинаның ташландык хәлдә булуын, барлык чыгымнарны да исәпләп, аны төзекләндерү һәм торгызу белән шөгыльләнүләрен сөйләде. Бүген Юдино бүлекчәсендә документлар кабул итү һәм бирү буенча 10 тәрәзә эшли, белгечләр 180-гә якын хезмәт күрсәтә. Күпфункцияле үзәк 8-нче июльдә ачылганнан бирле, белгечләр көн саен 70 шәһәрлене кабул итә, шул ук вакытта үзәк көнгә 200 кешегә хезмәт күрсәтә ала.

Күпфнукцияле үзәк директоры урынбасары Наталья Баркова хәбәр иткәнчә, күчемсез милекне теркәү, бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр бирү, прописка алу, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү, пенсия күләме турында белешмәләр бирү, ана капиталын рәсмиләштерү иң кирәкле хезмәт төрләре арасында тора. 8-нче июльдән 31-нче августка кадәр «Минем документлар» офисына хезмәт сорап 3372 кеше мөрәҗәгать иткән. «Элек Юдино халкы Мәскәү районының Г.Коләхмәтов урамындагы күпфункцияле үзәк офисына бара иде. Яңа бүлекчә чыннан да кешеләрнең тормышын җиңеләйтә, безгә шәһәрлеләрдән һәрдаим рәхмәт сүзләре һәм уңай фикерләр җиткерелә. Өстәвенә, бездә эшләүче 13 белгечнең барысы да - Юдинода яшәүчеләр», - дип билгеләп үтте ул.

«Хәзерге вакытта бистә үзәгендә яшәүчеләрнең барлык төр хезмәтләрне дә ала алуы - зур адым. Күпфункцияле үзәкнең һәр яңа офисында яхшы шартлар тудырыла. Иң беренче офисны ачкан вакытыбызны хәтерлим әле, аларга бик сокландык. Әмма монда, Юдино бүлекчәсендә, чыннан да барысы да югары дәрәҗәдә. Без башкала шартларын тулаем торак массивта да булдырырга сүз бирәбез. Хәзер Тимерьюлчылар мәдәният сараена һәм «Локомотив» стадионында капиталь төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара, боз аренасын төзедек», – дип ассызыклады Илсур Метшин, күпфункөияле үзәккә килүчеләр белән аралашканда.

Бүген шәһәрнең Киров районында күпфункцияле үзәкнең ике бүлеге эшли: Юдино бистәсендә һәм «Салават күпере» торак комплексында. Соңгысы 17-нче июльдә түбәндәге адрес буенча ачылды: Зилант ур., 22/15.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Юдинодагы күпфункцияле үзәк офисы эше белән танышты
Видеорепортаж
03.09.2019 10:28
Илсур Метшин Юдинодагы күпфункцияле үзәк офисы эше белән танышты
Барлык яңалыклар