Биредә эшләр апрельдә башланган, бүгенгә алар 15%-ка үтәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Касатка» олимпия резервы спорт мәктәбе бинасына ясала торган капиталь төзекләндерү барышы белән танышты. Биредә эшләр апрельдә башланган, бүгенгә алар 15%-ка үтәлгән. Көзгә барлык биналарны, шулай ук зур һәм кече бассейннарны тулысынча төзекләндерәчәкләр. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, капиталь төзекләндерү тәмамланганнан соң, биредә профессиональ спортчылар да, микрорайонда яшәүчеләр дә лаеклы шартларда шөгыльләнә алачак.
Рихард Зорге урамы, 64 адресы буенча урнашкан бассейн бинасы 1990 елда төзелгән, ә 1998 елдан биредә «Касатка» спорт мәктәбе укучылары шөгыльләнә. 2005 елда бинада төзекләндерү ясалган. Капиталь үзгәрешләр 2018 елда башланган. Ул вакытта төзүчеләр бинаның фасадына һәм түбәсенә тулысынча ремонт ясаганнар, диварларын җылытканнар, җылылык системасын камилләштергәннәр, вентиляциянең заманча системасын урнаштырганнар. 2020 елның апрелендә башланган икенче этап бина эчендәге реконструкциягә багышланган.
Шәһәр башлыгына «Касатка» спорт мәктәбе директоры Игорь Ионов сөйләгәнчә, бүген бинада идән, дивар һәм түшәм өслекләрен, канализация системасын сүтү, шулай ук бассейн касәсен һәм су әзерлегенең искергән җиһазларын каплау алып барыла. Билгеләп үтәбез, дүрт юллы зур ваннаның зурлыгы 25х9 м (тирәнлеге - 120 см дан алып 180 см га кадәр), кечкенәсе 6х10 м (тирәнлеге - 60 см дан 90 см га кадәр) тәшкил итә. Хәзерге вакытта эшләр график буенча бара. Капиталь төзекләндерүне 30-нчы августка кадәр тәмамлау планлаштырыла. Илсур Метшин керү төркемен, бассейнлы бинаны, булачак чишенү-киенү урыннарын һәм душ бүлмәләрен карады.
Профессиональ спортчылардан һәм спорт сөючеләрдән тыш, биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да шөгыльләнә. «Без соңгы 15 елда, Казанның меңьеллыгыннан соң, 44 бассейн төзедек - бу зур сан. Яшәү урыны буенча объектларны капиталь төзекләндерү дә зур эш. Бу монда шөгыльләнә торган балалар өчен искитмәле бассейн булачак. Балалар лаеклы шартларда шөгыльләнә алачак», - дип ассызыклады Казан Мэры.
«Касатка» спорт мәктәбе - республикада 60 ел элек нигез салынган беренче йөзү мәктәбе. 2011-2019 елларда гына тренерлар халыкара класслы бер спорт мастеры, 9 спорт мастеры, 66 спорт мастерына кандидат тәрбияләгәннәр.
2019-2020 елларда «Касатка» олимпия резервы спорт мәктәбендә күнегүләр уздыру белән 1,5 меңнән артык спортчы шөгыльләнә. 15 остаз 469 йөзүчене, 2 тренер 32 синхрончыны әзерли. Әлеге күнегүләр вакытында тәрбияләнүчеләрнең иң яхшы нәтиҗәләре күрсәтелгән: Россия Кубогының беренче этабында «алтын» һәм «бронза», Россия чемпионатында ике «бронза», йөзү буенча «Россия Резервы» бөтенроссия ярышларында ике «бронза», чемпионатта һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә ике җиңү һәм башкалар.
«Мәктәпнең 60 еллык тарихында сез йөзләрчә алдынгы яшьләрне әзерләдегез. Аларның барысы да киләчәкләрен спортка багышламаячак, һәркем дә чемпион булмаячак. Әмма алар гомерлеккә чыныгу алды, спортка һәм суга мәхәббәт тәрбияләнде, алар сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Бу инде үзе ни тора», - дип белдерде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Казанда республика программасы буенча «Тасма» һәм «Мотор» спорт мәктәпләренә капиталь төзекләндерү уза.
Чарада шулай ук ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов катнашты.