В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Онлайн-очрашу 9 нчы февраль көнне 15:00 сәгатьтә була.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль). Иртәгә, 9 нчы февральдә, Казан Мэры Илсур Метшин Instagram да туры эфир үткәрәчәк. Онлайн-режимда ул шәһәрлеләрне борчыган сорауларга җавап бирәчәк.
Туры эфир 15:00 сәгатьтә Казан Мэриясенең Instagram дагы рәсми аккаунтында узачак.
Искәртеп узабыз, Казан Мэры туры эфирга беренче тапкыр узган елның апрелендә чыкты. Шуннан соң ул шәһәр халкының сорауларына онлайн-режимда берничә тапкыр җавап бирде. Instagram да казанлылар белән әлеге очрашу 2022 елда беренче булачак.