Татарстанда балалар һәм олылар сырхауханәләрен капиталь төзекләндерү бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Бердәм Россия» партиясе химаясе астында башкарыла торган стационарларны һәм ишегалларын капиталь төзекләндерү буенча республика программаларының мөһимлеген билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, аны кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә тәкъдим итте.
Илсур Метшин республикада дәвалау учреждениеләрен ремонтлау мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Татарстанда балалар һәм олылар сырхауханәләрен капиталь төзекләндерү бара. «Балалар поликлиникалары, беренчел челтәр, хатын-кызлар консультацияләре төзекләндерелде, әмма стационарларны да рәткә китерәсе бар. Бик зур бурыч, чөнки бу төзекләндерү дә, яңа җиһазлар алу да, тагын башка бик күп эшләрне үз эченә ала. Менә шундый кыю бурычны ТР Президенты куйды», - дип билгеләде Казан Мэры. Яңа программа шулай ук РФ Президенты Владимир Путин куйган гомер озынлыгын арттыру һәм халык тормышын саклау кебек илкүләм бурычларны хәл итүдә зур адым булачак, дип өстәде шәһәр башлыгы.