Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2020, 17:21

Илсур Метшин шимбә һәм эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән соң муниципаль парковкалар өчен түләүне гамәлдән чыгарды

Казан Мэры туристлык тармагы, эре сәүдә-күңел ачу үзәкләре, җәмәгать туклануы һәм тышкы реклама вәкилләре белән очрашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март, Зилә Гайфи). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә туристлык тармагы, эре сәүдә-күңел ачу үзәкләре, җәмәгать туклануы һәм тышкы реклама вәкилләре белән очрашты. Очрашуда эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлтелгән карарлар кабул ителде. Шәһәр башлыгы җәйге кафелар өчен бу сезонга аренда түләвен, якындагы ярты елның шимбә көннәрендә һәм эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән соң муниципаль парковкалар өчен түләүне гамәлдән чыгарды, штрафларга өлешчә мораторий игълан итте һәм социаль реклама мәйданнарыннан кулланырга тәкъдим итте.

Очрашуда Мэр билгеләп үткәнчә, бу тармаклар беренчеләрдән булып коронавирус «һөҗүме астына» эләккән. «Безнең кунакханәләр, сәүдә үзәкләре, туристлык компанияләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре беренчеләрдән булып сатып алу агымының түбәнәюен тойды. Безнең өчен кече һәм урта эшмәкәрлек бик зур сегмент булып тора: Казанда 81 мең кече һәм урта бизнес предприятиесе бар», - дип ассызыклады Мэр.

И.Метшин эшмәкәрлеккә ярдәм чараларының мөһимлеген билгеләп үтте, алар турында ил Президенты Владимир Путин да чыгыш ясады. «Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Хөкүмәте, безнең республика штабының атнасына җиде көн дәвамында эшләве бик мөһим. Россия Президенты икътисад һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатыннан ил хөкүмәтенең беренче адымнарын игълан итте», - диде Мэр.

«Кече һәм урта эшмәкәрлекнең күп кенә предприятиеләрендә «финанс мендәре» юк»

Эшмәкәрләр вәзгыятьне үзләре ничек күрүләре белән уртаклашты. Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе, «Татинтер-ресторантс» ҖЧҖ генераль директоры Зөфәр Гаязов берничә предприятиедә барлыкка килгән проблемалар турында сөйләде. «Кече һәм урта эшмәкәрлекнең күп кенә предприятиеләрендә «финанс мендәрләре» юк, әмма без үз бизнесыбыз өчен көрәшергә әзер һәм шәһәрдән безгә ярдәм итүләрен сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать итте ул Мэрга.

Шәһәрнең барлык рестораторлары һәм отельерлары исеменнән З.Гаязов шимбә көннәрендә муниципаль парковкалар өчен түләүне гамәлдән чыгару, кафе һәм рестораннар парковкалары өчен муниципаль участокларны арендалау, җәйге кафе өчен арендага алу һәм ашамлык китерү буенча бердәм шәһәр онлайн-сервисын оештыру кебек чаралар белән ярдәм итү үтенече белән чыгыш ясады. «Приют холостяка» рестораны директоры Сергей Тулисов сүзләренчә, вәзгыять бик авыр. «Көн саен нидер үзгәрә. Клиентлар агымы 30%-тан 70%-ка кадәр кимеде. Без кафе һәм рестораннарга ясалган барлык тәкъдимнәрне үтибез. Ләкин ныклык запасы вакыт белән исәпләнә. Безнең акчалар хәзер челтәрне үстерүгә түгел, ә эш урыннарын саклап калуга тотылачак. Шул ук вакытта бу вәзгыятьнең ужай ягы бар - биналарда тәртип урнаштыру өчен вакыт барлыкка килде», - дип сөйләде ул.

Илсур Метшин җәйге кафелар буенча әлеге үтенеч хупланачак, дип белдерде. «Бу сезонда без җәйге кафе хуҗалары белән муниципаль участоклар өчен түләмәячәкбез, әмма барлык проектларны элеккечә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештерергә кирәк», - дип билгеләде ул.

Шулай ук Казан Мэры ярты ел дәвамында шимбә көннәрендә муниципаль парковкаларны бушлай итәргә карар кылды, моннан тыш, эш көннәрендә түләү 18.00 сәгатькә кадәр генә булачак. «Гомумтуклану предприятиеләрендә 12 мең кеше эшли, оешмаларның саны 2280 тирәсе чыга. Бәлки, бу авыр вакытта эшмәкәрлеккә ярдәм итәр», - дип өмет белдерде ул.

«Әгәр хокук бозулар халык өчен куркыныч тудырмаса, штрафларга мораторий кертеләчәк»

«Мега-Казан» сәүдә үзәге идарәчесе Лиана Сираҗетдинова сәүдә үзәгенә килүчеләрнең трафигы 2 атна элек төшә башлаганын, кимү 34% тәшкил иткәнлеген билгеләде. Башка шәһәрләрдә - шундый ук хәл. «Безнең сәүдә үзәгенә елына 15 млн кеше йөри, көн саен 30-дан алып 70 меңгә кадәр. Эшләүчеләрнең саны - якынча 2,5 мең хезмәткәр», - дип статистиканы китерде ул.

«Мега-Казан» сәүдә үзәге идарәчесе сүзләренчә, ил президенты исеменә эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен чаралар күрүне сорап хат җибәрелгән. Хатта ставканы киметү һәм НДС түләүне кичектерү, җир кишәрлекләренең аренда хакын гамәлдән чыгару, кишәрлекләрнең кадастр бәясен яңадан карау, кредитларны реструктурлашту һәм мораторийны тикшерүгә салу үтенечләре язылган.

Сатып алу активлыгының кимүен «Кольцо» сәүдә үзәге дә билгеләп үтте. Генераль директор Ильяс Ганиев сүзләренчә, халык агымы башта 20-30%-ка кимегән, ә хәзер инде - 70%-ка. «Бездә 740 арендатор, 1042 хезмәткәр. Бер атна түзәрбез кебек, әмма вәзгыять озаграк дәвам итсә, хезмәт хакын һәм эш урыннарын саклау мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак», - диде ул.

Кунакханә секторындагы вәзгыять турында Казан һәм Татарстан Республикасы отельләр ассоциациясе президенты, «Релита-Казан» кунакханә комплексы идарәчесе Гөлнара Сафина сөйләде. Аның сүзләренчә, март-июньдә гадәттәгечә югары сезон була, әмма быел вәзгыять капма-каршы булачак. «16-17 мартта без бронь ясалган санның кимүен сиздек, хәзер кунакханәнең йөкләнеше 10-15% тәшкил итә, әлегә апрель-май 10%, июнь аена - 3-5%. Шуңа күрә без кичектерүләрне түгел, ә салым каникуллары булдыруны сорыйбыз. Безнең төп бурыч - квалификацияле хезмәткәрләрне тотып калу, әмма хәзер безнең өчен - бу балласт кебек», - дип билгеләде ул. «Ибис» отельләр челтәре директоры Тимур Хәйбуллин да шундый ук проблемалар белән очрашкан. Аның сүзләренә караганда, салым каникуллары, барыннан да элек, эш урыннарын саклау өчен кирәк. Моннан тыш, биредәге даими клиентларга хезмәт күрсәтү белән дә кыенлыклар туган. «Рестораннарга чикләүләр салынды, әмма безнең клиентлар кайда да булса тукланырга тиеш бит», - дип билгеләде ул. Казан вице-мэры Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, альтернатив вариантлар табарга кирәк. «Әгәр дә ябарга мөмкинлек бар икән, ябарга кирәк. Без, барыннан да элек, кешеләрнең иминлеге турында сөйлибез», - диде ул һәм азык-төлекне илтүне оештырырга киңәш итте.

Гөлнара Сафина, административ-техник инспекция идарәсенең тикшерүләрен чикләүне сорап, Мэрга мөрәҗәгать итте. И.Метшин карар кабул ителәчәклегенә ышандырды. «Әгәр хокук бозулар халык өчен куркыныч тудырмаса, штрафларга мораторий кертеләчәк. Кисәтүләр белән чикләнәбез», - диде ул.

Коронавирус белән вәзгыять спорт үзәкләре эшенә дә йогынты ясаган. «Планета фитнес»ны вакытлыча ябу турында фитнес-үзәкләр челтәре башкарма директоры Сергей Крюков хәбәр итте. «Бездә 2 атна инде табыш төшкәненә, кичәге көннән керем керүе бөтенләй тукталды. Әмма без аренда, коммуналка, кредитлар, хезмәт хаклары өчен түләүне дәвам итәбез. Гомумән алганда, тармак озак вакыт аякка бастырылачак, ә кемдер бөтенләйгә ябылачак», - диде ул. С.Крюков сүзләренә караганда, ил Президенты исеменә шулай ук ярдәм чараларын күрүне сорап хат юлланган, алар арасында 2 елга процентсыз займ бирү, кредитлар түләүне кичектерү һәм карантин чорына аренда каникуллары кертү һәм башка чаралар бар.

«Буш реклама щитлары - депрессив атмосфера элементы»

Авыр вәзгыять тышкы реклама базарында да барлыкка килә. ITL GROUP реклама төркеме хуҗасы Илья Фомин сүзләренчә, 15-нче марттан компания клиентларның көчле кимүен тоя. «Клиентлар массакүләм рәвештә заказларны төшерә башлады, шуның өстенә әле ел башында да гадәттәгечә активлык кими. Күңел ачу чараларын, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, азык-төлек ритейлларын, көнкүреш техникасы кибетләрен һәм төзекләндерү кибетләрен оештыручылар заказларны бетерә. Тармакта аренда түләүләре өлеше - якынча 50%. Шуңа күрә сатуларның аз гына кимүе дә гомуми картинага йогынты ясый. Әгәр дә кимү 70% тәшкил итсә, тармак юкка чыгачак», - дип сөйләде ул. Илья Фомин аренда шартнамәләре буенча түләүне кичектерү мөмкинлеген бирүне сорап мөрәҗәгать итте, түбәнәйтә торган коэффициентны куллану, ял атнасында реклама конструкцияләрен монтажлау мөмкинлеген саклап калу, шулай ук социаль реклама өчен буш щитларны куллану инициативасын тәкъдим итте.

Барлык мәдәни-массакүләм чараларны туктату барлык реклама заказларын гамәлдән чыгарды, дип белдерде «Казан афишасы» проекты җитәкчесе Наилә Мөхәммәтова. «Безне аренда түләвеннән ел ахырына кадәр азат итүләрен сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать итте ул Мэрга.

Илсур Метшин шәһәр булышачаклыгына ышандырды. «Без тиз арада карар кабул итә һәм шартнамәләр буенча түләүне кичектерү мөмкинлеген бирә алабыз, бу шәһәр бюджеты өчен - 80 млн. Әлегә без бу түләүләрне 2021 елның беренче кварталына күчерергә карар кылачакбыз. Алга таба вәзгыятькә карарбыз», - диде ул. Мэр һәр айга түбәнәйтә торган коэффициентны куллану кирәклеге турында нәтиҗә әзерләргә кушты, апрельдән башлап атна саен мониторинг алып барылачак.

Казан Мэры социаль реклама булдыру идеясен хуплады һәм тема буларак коронавирусны, аерым алганда, өлкәннәр арасында профилактикалауны кулланырга тәкъдим итте. «Буш реклама щитлары - депрессив атмосфера элементы. Безнең өлкән буынны берләштереп яклауга юнәлтелгән пиар-акция җибәрергә мөмкин», - диде Мэр.

Ахырда И.Метшин мондый очрашулар даими нигездә дәвам ителәчәген белдерде. «Бу озак фикер алыша торган тема. Һәрхәлдә, без боларның барысын да үтәрбез. Һәркемнең җитәрлек тәҗрибәсе бар. Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча без берничә көн дәвамында конкрет карарлар билгеләячәкбез. Базарда катнашучылар өчен сизелерлек чаралар күреләчәк, дип өметләнәм», - дип йомгаклады Мэр.

Исегезгә төшерәбез, кичә шәһәр башлыгы Serginetti тегү фабрикасында булды, анда предприятие җитәкчелеге белән вәзгыять һәм эшмәкәрлеккә ярдәм турында фикер алышты.

Фоторепортаж
И.Метшин «Сәйдәш» мәдәният үзәге эшмәкәрләре белән очрашты, 27.03.2020
Видеорепортаж
27.03.2020 16:05
И.Метшин «Сәйдәш» мәдәният үзәге эшмәкәрләре белән очрашты, 27.03.2020
Барлык яңалыклар