В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкне шәһәр башлыгына РФ спорт министры Олег Матыцин тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин «Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» Мактау билгесе белән билгеләп үтелде. Бүләкне шәһәр башлыгына бүген РФ спорт министры Олег Матыцин тапшырды. Тантана Казанның Идел буе районында яңа физкультура-савыктыру комплексы ачылышында узды.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда берьюлы берничә яңа спорт объекты үз ишекләрен ачты. Шулай итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Олег Матыцин һәм Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков катнашында Чуйков урамындагы «Искәндәр» футбол-регби манежы ачылды, ә видеоконференция режимында Танк урамындагы «Максат» футбол манежы эшенә старт бирелде.