Тәртип саклауның яңа иҗтимагый пункты төзелеп килүче «Весна» торак районында беренче булды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче ноябрь, Камилә Вилданова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы Алексей Соколов шәһәрнең Совет районында тәртип саклауның яңа иҗтимагый пунктын ачтылар. Ул Азат Аббасов урамы, 21 адресы буенча «Весна» микрорайонында урнашкан һәм сигез хезмәткәргә исәпләнгән: участок һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча белгечләр. Бүген ачылган тәртип саклау җәмәгать пункты бу торак районда беренче һәм шәһәрдә 89 нчы булды. Хәзер «Весна» халкы хокук тәртибе мәсьәләләре буенча турыдан-туры үз районында мөрәҗәгать итә алачак.
«Яңа районнарда безнең өчен халыкның уңайлылыгы, ишегалларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү мөһим. Бу районда 14 меңгә якын кеше яшәячәк, һәм куркынычсызлык мәсьәләсе беренче урында тора. Яңа терәк пункты – халыкка да, шәхси составка да бик яхшы бүләк. Монда эш өчен яхшы шартлар тудырылган. Районда куркынычсыз булыр һәм сез дә хезмәткәрләр өйләрегезгә исән-сау кайтырсыз дип өметләнәбез», - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин.
2015 елдан бирле төзелә торган яңа «Весна» микрорайонында 21 йорт күтәрелгән. Хәзер биредә 10 меңгә якын кеше яши, ә барлык планлаштырылган йортларның төзелеше белән халык саны 14 меңгә кадәр артачак. Микрорайонда балалар бакчалары һәм мәктәп, Нокса елгасы буенда яр буе төзелгән.
Халык теләсә нинди хокук бозу мәсьәләләре буенча хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итә ала: урлау, алдау, күршеләрнең шаулаулары һәм башкалар. Гражданнарның уңайлылыгы өчен хезмәткәрләр гаризалар кабул итә торган аерым кабинет җиһазландырылган. 94 кв.м мәйданлы пунктта белгечләр өчен эш урыны, аерым киенү бүлмәсе, душ бүлмәсе, җиһазландырылган кухня һәм санузел каралган. Коридорда телевизор – стенд урнаштырылган, анда теге яки бу белешмәне ничек калдырырга кирәклеге турында мәгълүмат, мошенникларның хәйләләре турында сөйләүче видеолар күрсәтелә.
Моннан тыш, тәртип саклауның яңа иҗтимагый пунктында бөтен комплекс буенча урамнарда – подъездларда һәм ишегалларында урнаштырылган видеокүзәтү камералары белән экран куелган. Алексей Соколов сөйләвенчә, урам видеокамералары җинаятьләрне ачуны арттырып кына калмый, ә явыз ниятле кешеләр өчен тыю факторы булып та хезмәт итә.
Алексей Соколов Илсур Метшинга, Совет районы администрациясенә һәм «Унистрой» компаниясенә полиция хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде.
«Әлеге терәк пунктта халыктан килгән барлык гаризалар карала, кирәк булса, аларны районның полиция бүлегенә җибәрәбез. Бу полиция бүлегенә баруга караганда, кеше өчен уңайлырак. Әйтик, кеше урлау буенча гариза белән килгән, ди. Бездә материал җыела, автомат рәвештә полиция бүлегенең дежур частена хәбәр ителә. Шуннан соң тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре килә, алар алга таба җинаятьне ачу белән шөгыльләнә», - дип аңлатты «Азино-2» полиция бүлеге башлыгы Нәгыйм Харисов.
Искәртеп узабыз, быел Восстание урамы, 2 һәм Сәлимҗанов урамы, 12 адресы буенча урнашкан тагын ике тәртип саклауның яңа иҗтимагый пунктында ремонт эшләре үткәрелде. Казанда барлыгы 89 терәк пункт һәм участок полициясенең алты административ-торак комплексы бар.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Казан шәһәр думасы депутаты Радик Сәлимгәрәев һәм башкалар катнашты.