Быел Татарстан башкаласында алты яшьләр сәясәте учреждениесе ремонтланачак
Фото: Денис Гордийко
ТР башкаласы мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңартылган социаль объектлар эшчәнлек юнәлешләрен арттырырга һәм учреждениеләрнең потенциалын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, ремонтланган биналар балаларны күбрәк җәлеп итәргә һәм хезмәткәрләрнең мотивациясен үстерергә ярдәм итә. «Бу юнәлештә эзлекле эш алып бару нәтиҗәсендә проектлаучылар зур тәҗрибә туплады, төзүчеләр ремонтны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга өйрәнде. Шунысы мөһим – объектлар бер-берсен кабатламый, һәрберсенең үз стиле, үзенчәлеге бар», – диде шәһәр башлыгы.
Казанда яшьләр сәясәте белән бәйле социаль объектларны ремонтлаудан тыш, аларның челтәрен киңәйтүгә дә зур игътибар бирелә. Әйтик, быел Дәрвишләр бистәсендә – «Без» яшүсмерләр клубы, ә Җиңү проспектында «Доверие» үзәге филиалы барлыкка киләчәк.
Яз көне «Вертолет» яшүсмерләр клубын – мини-мәдәният йортын ачу планлаштырыла. «Ул гадәти яшүсмерләр клубы гына булмаячак. Анда 2 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә алачак. Киров районы халкы өчен бу бик зур табыш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Капиталь ремонтны тәмамлауга һәм җиһазландыруга быел 158 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Вертолет заводының элеккеге мәдәният йорты бинасында казанлылар өчен спорт һәм концерт заллары, бию бүлмәләре, техноковоркинг, тавыш яздыру студияләре, кибер киңлекләр булачак. «Вертолет» клубына сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр дә рәхәтләнеп йөри алачак. Алар өчен тренажерлар белән махсус заллар булдыру каралган. Без әлеге киңлекләр Бишбалта бистәсе халкын гына түгел, ә барлык казанлыларны да үзенә җәлеп итәр дигән өметтә калабыз», – дип белдерде Алия Заһидуллина.
Быел яңа «Без» яшүсмерләр клубы өчен Солидарность урамы, 12 нче йорт адресы буенча урнашкан бина капиталь ремонтланачак. Әлеге максатларга 23 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Объект ике ел эчендә Дәрвишләр бистәсендә ачылган икенче яшьләр сәясәте учреждениесе булачак. Клубка район эчке эшләр бүлеге каршындагы ведомстводан тыш сак хезмәтенең элеккеге дежур бүлеге бүлмәләре тапшырылган. «Яңа клубта спортның төрле юнәлешләрен үстерү планлаштырыла, кибер- һәм медиа киңлекләр, шулай ук концертлар, презентацияләр, квизлар һәм белем бирү семинарлары үткәрү өчен күпфункцияле зал җиһазландырылачак», – дип өстәде балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
«Лидер» яшүсмерләр клубын яңарту концепциясе эшләнә. Быел бүлмәләрдә ремонт эшләре башланачак, моның өчен 180 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шулай ук А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәге бинасының цоколь өлешен төзекләндерү планлаштырыла.
«Доверие» психологик-педагогик ярдәм үзәге бүлекчәләрендә капиталь ремонт дәвам итә. Быел эшләр Җиңү проспекты, 100 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада узачак. Яңа бүлекчә – үзәкнең унҗиденче объекты. «Биредә шәһәр халкына һәм махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлектә профилактика эшен оештыру планлаштырыла», – дип белдерде спикер.
Моннан тыш, Лаеш районында урнашкан «Нармонка» балалар сәламәтләндерү лагеренда да агымдагы елда реконструкция эшләре башланачак. Алар өчен 300 млн сум акча каралган. Комплекслы реконструкция кысаларында 280 кешегә исәпләнгән 10 йокы корпусы, ашханә һәм клуб биналары, персонал өчен корпуслар һәм душ корпуслары төзү планлаштырыла. Шулай ук территория төзекләндереләчәк, анда спорт мәйданчыклары һәм амфитеатр пәйда булачак.
«Шәһәр читендәге лагерьлар челтәрен ныгытабыз. Быел капиталь ремонттан соң «Яшь гвардия»не ачачакбыз, анда, локация һәм урманнан тыш, барысы да танымаслык булып үзгәрәчәк. Без кайчандыр бу атаклы лагерьга килгән балаларны, яшүсмерләрне һәм аларның әти-әниләрен сөендерәчәкбез. Шулай ук «Нармонка» тулысынча реконструкцияләнәчәк», – дип белдерде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Казанның яшьләр сәясәте системасы биш муниципаль учреждениене үз эченә ала, биналарның гомуми саны 99 га җитә. Бүгенге көндә шәһәрдә 53 яшүсмерләр клубы, «Доверие» үзәгенең 16 бүлекчәсе ремонтланган, дүрт сәламәтләндерү лагере, шулай ук «Дуслык» үзәге һәм А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәге реконструкцияләнгән.
Диләрә Гафурова