Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2025, 15:07

Илсур Метшин «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашучы тагы бер баланың хыялын тормышка ашырды

Шәһәр башлыгы 10 яшьлек Дмитрий Волковка синтезатор бүләк итте

Фото Дмитрий Волковның шәхси архивыннан алынды

Казан мэры шәһәрдәге тагы бер яшүсмернең теләген үтәде. Илсур Метшин менталь тайпылышлары булган 10 яшьлек Дмитрий Волков күптән хыялланган синтезатор бүләк итте. Малайның изге теләге Яңа ел уңаеннан уздырыла торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында үтәлгән.

Дмитрий акциядә инде беренче тапкыр гына катнашмый. 2022 елда аңа балалар тимер юлын бүләк иткән булганнар.

2025 елда Дмитрий чыршыга теләк язылган открытканы Юдино бистәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен ачылган «Нур» инклюзив үзәге укытучысы киңәше буенча элгән. Бу юлы малай бүләккә синтезатор сораган.

Баланың әлеге уен коралын сайлавы очраклы түгел. Музыка коралларында уйнау Дмитрийга сөйләмен үстерергә ярдәм итә һәм аның гомуми сәламәтлеген яхшырта. Малай кечкенәдән үк музыка белән кызыксына. Сөйләшә башлаганчы ук бала «Смешарики» мультфильмыннан балалар җырларын көйләп йөргән. Соңрак «Бәхетле кешеләр» иҗат үзәгендә шөгыльләнә башлагач, Дмитрий музыка белән ныклап мавыга башлый һәм барабаннарда уйнарга өйрәнә.

Дмитрийның әнисе шәһәр башлыгыннан мондый бүләк алу алар өчен көтелмәгән шатлык булуын җиткергән. «Дима үзенә әзерләнгән бүләк турында берни дә белмәде. Башта таныш булмаган йөзләрне күргәч, ул каушап калды, ләкин соңыннан аның йөзендә шатлык нурлары балкыды, бераз уңайсызланып та китте бугай! Мондый бүләктән бөтен гаиләм шаккатты!» - дип тәэсирләре белән уртаклашты Анастасия Волкова.

Алдарак Казан мэры Илсур Метшинның яшь казанлының хыялын тормышка ашыруы турында хәбәр ителгән иде. ДЦП диагнозы куелган 13 яшьлек Тимур артист булырга хыяллана һәм чын циркка эләгергә тели. Шушы көннәрдә ул артистларның репетицияләрендә булган, клоуннар белән аралашкан, атларны сыйпаган һәм беренче тапкыр цирк тамашасын караган. Малайның теләге «Теләкләр чыршысы» Яңа ел хәйрия акциясе кысаларында үтәлгән.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә үз теләкләрен язган балалар да, балаларның теләкләрен үтәргә әзер шәһәр халкы да катнаша ала. Моның өчен «Игелекле Казан» сайтында теркәлергә, тиешле рольне сайларга һәм анкета тутырырга кирәк.

Барлык яңалыклар