Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2021, 13:15

Илсур Метшин: «Аеруча Татарстан һәм Казан катнашучылары өчен җан атачакбыз»

Игорь Крутой, Светлана Сурганова һәм Анжелика Варум Казанда узачак «Игелекле дулкын» фестиваленең гала-концертында чыгыш ясаячак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Ксения Швецова). 4-нче декабрьдә Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Игелекле дулкын» фестиваленең суперфиналы узачак. Анда җиңү өчен бөтен Россиядән 113 катнашучы – авыр тормыш хәлендә калган талантлы балалар көч сынашачак. Фестивальдә җиңү яулаган 12 бала 6-нчы декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия эстрадасы йолдызлары белән бергә гала-концертта чыгыш ясаячак. Яшь артистларга көч бирергә Игорь Крутой, Светлана Сурганова, Олег Газманов, Анжелика Варум, Ваня Дмитриенко һәм башка танылган башкаручылар киләчәк, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

4 ел элек Казанда шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты Игорь Крутой инициативасы белән башланып киткән «Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия фестивале Россиядә иң әһәмиятле проектларның берсенә әверелде.

«Бу фестивальне уздыру елларында меңләгән бала зур сәхнәдә үз сәләтен күрсәтә һәм үз эшенең чын осталарыннан киңәшләр ала алды, – дип билгеләде И.Метшин. – Бу гадәти булмаган язмышлы балалар өчен үз көченә ышану мөмкинлеге».

Быел фестивальдә бөтен Россиядән 2,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашты, дип хәбәр итте Азат Абзалов. Алар берничә номинация буенча ярыштылар: вокал, ишарәле җырлау, хореография, инструментларда уйнау һәм сәхнә сәнгате. Сайлап алу ел башыннан 7 шәһәрдә (Ростов-на-Дону, Новосибирск, Ярославль, Симферополь, Курск, Кемерово һәм Мәскәүдә) узды.

«Ел дәвамында фестивальдә катнашучылар өчен 40-тан артык профессиональ мастер-класс үткәрелде, шул исәптән онлайн-форматта да», – дип өстәде мәдәният идарәсе җитәкчесе. Татарстан данын Кукмара, Сарман районнары, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Казаннан 13 катнашучы яклаячак.

«Гала-концертка хәйрия фондлары карамагындагы балалар, үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган, – дип сөйләде А.Абзалов. – Махсус фестиваль өчен оештыручылар кызыклы һәм динамик концерт программасы әзерләгәннәр: колоритлы тамашалар, вокаль партияләр, Россия йолдызларының һәм катнашучыларның уртак номерлары». Алып баручылар Вадим Такменев һәм Ирина Безрукова булачак. Концерт НТВ телеканалында гыйнвар бәйрәмнәрендә трансляцияләнәчәк.

Фестиваль ковидка каршы барлык чараларны үтәп оештырылачак: чарага QR-код күрсәткәннән соң гына керү мөмкин булачак, ә залда утырту 50% кына гамәлгә ашырылачак.

«Финалда бөтен илдән килгән балаларны гала-концертта кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә һәм шатлык, – диде Мэр. – Фестивальдә катнашучы һәм гадәти булмаган язмышлы балаларга үз-үзләрендә ышаныч табарга ярдәм итүче профессионалларыбызга, зур артистларыбызга аерым рәхмәт. Без яшь артистларга чын күңелдән сокланабыз һәм барысына да көчеп биреп торачакбыз. Бигрәк тә Татарстан һәм Казан катнашучылары өчен җан атачакбыз».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.11.2021
Видеорепортаж
29.11.2021 12:45
6-нчы декабрьдә Казанда эстрада йолдызлары катнашында «Игелекле дулкын» фестиваленең гала-концерты узачак
Барлык яңалыклар