Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2024, 12:58

ТР башкаласында тугыз айда сәнәгать җитештерүе индексы 108,5% тәшкил иткән

Комплексның барлык тармаклары диярлек продукция чыгаруның уңай динамикасын саклап калдылар

Агымдагы елның тугыз аенда Казанда үзләре җитештергән төяп җибәрелгән сәнәгать товарлары күләме 579 млрд сумнан артып киткән, бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 21% ка югары. Шәһәрдә сәнәгать җитештерүе индексы 108,5% тәшкил иткән, республика буенча бу күрсәткеч 102,8% ка тигез, ә Россия буенча – 104,4%. Агымдагы елның тугыз аенда Казанның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турындагы докладта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбедә әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Төяп җибәрелгән сәнәгать товарларының гомуми күләменең 79% ы эшкәртү тармаклары продукциясенә туры килә. Шулай итеп, тугыз ай нәтиҗәләре буенча аларны җитештерү 22% ка арткан.

Сәнәгать комплексының барлык тармаклары диярлек продукция чыгаруның уңай динамикасын саклап калдылар. Транспорт чаралары һәм җиһазлар (өч тапкырга), әзер металл әйберләр (+74%), машина һәм җайланмалар (+45%), металл булмаган минераль продукция (+36%), компьютерлар, электрон һәм оптик әйберләр (+31%), азык-төлек продуктлары (+23%) җитештерү үсеше дәвам итте.

«Җиһазларны алыштыру хисабына җитештерү линияләрен модернизацияләгән һәм продукция линейкаларын киңәйткән, шулай ук алдан ук тәэмин итү логистик чылбырларын җайга салган предприятиеләр югары җитештерүчәнлек күрсәттеләр», – дип хәбәр итте Илдар Шакиров.

2023 ел белән чагыштырганда, узган ун айда товар продукциясен җитештерү күләмнәре түбәндәге предприятиеләрдә артып китте: «Казанкомпрессормаш» (+57%), Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе (+9%), «Теплоконтроль» (+29%), «Элекон» заводы (+26%), БКК (+23%), Казан сөт комбинаты (+20%).

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.11.2024
Видеорепортаж
25.11.2024 12:58
Казанның сәнәгать җитештерүе индексы тугыз айда 108,5% тәшкил иткән
Барлык яңалыклар