Бүген Казан мэры Илсур Метшин пилотсыз очу аппаратлары бәрелүеннән соң зыян күргән барлык йортларда эшлекле киңәшмәләр уздырды. Хәзер урыннарда махсус хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Идарәче компанияләр вәкилләре, зарарлану дәрәҗәсен ачыклау өчен, фатирларны тикшерәләр. Кайбер йортларда коммуналь системаларны торгызу башланды инде. Район администрацияләре вакытлыча урнаштыруны таләп итүчеләрнең исемлекләрен төзи.
Илсур Метшин ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән барлык халыкны кайнар ризык белән тәэмин итәргә, шулай ук торгызу эшләре барганда аларга вакытлыча урын бирергә кушты.
Илсур Метшинның бер объекты «Манхэттен» торак комплексы булды, анда дрон шпильгә эләккән. Бинаның түбәсенең бер өлеше зарарланган, әмма йорттагы барлык коммуникацияләр эшли. Халык арасында зыян күрүчеләр юк. Халыкны икенче яшәү урынына күчерү таләп ителмәде, әмма аларга вакытлыча урнашу өчен әзерләнгән пунктлар тәкъдим иттеләр. Мәгълүматны +7(843)223-21-11 (өстәмә 22132) телефоны аша белеп була.
Клара Цеткин урамындагы йортның түбәсе тишелгән иде. Шәһәр кешеләрен эвакуацияләгәннәр һәм аларга урнашу урыннары тәкъдим иткәннәр. Зыян күрүчеләр дә юк. Тикшерү тәмамлану белән коммуналь хезмәтләр бинаны торгызуга керешә алачак. Урнаштыру пунктларын табу турында сорауларны түбәндәге номер буенча бирергә була: +7(843)223-29-99 (өстәмә 23302).
Шулай ук Илсур Метшин «Лазурные небеса» торак комплексын тикшерде. Совет районы администрациясендә кайнар ашату оештырылган штаб эшли. Халык Шуртыгин урамындагы 1 йорт адресы буенча килеп ярдәм алырга мөмкин. Халык өчен шулай ук урнаштыру мәсьәләсе буенча кайнар линия дә ачылган: +7(843)223-20-00 (өстәмә 24110).
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның Совет, Киров һәм Идел буе районнары йортларында дроннар очып килү сәбәпле янгын
чыккан . Кайбер мәктәпләрдә яшәүчеләрне һәм укучыларны эвакуацияләгәннәр. Хәзер гадәттән тыш хәл урынында махсус хезмәтләр эшли, ә шәһәр халкына барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча республикада бу ялларда куркынычсызлык максатларында барлык массакүләм чаралары гамәлдән чыгарылачак.