Казан Мэры 33-нче номерлы мәктәпне гомуми белем бирү учреждениеләренең иҗади конкурсында җиңүе белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Екатерина Виславская). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәребезнең “Зур тәнәфес” гомуми белем бирү учреждениеләре фестивале җиңүчеләрен котлады. Гала концерт бүген 16-нчы апрель көнне, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең “Академия” залы сәхнәсендә узды.
Илсур Метшин искәртеп киткәнчә, фестиваль 10 тапкыр уздырыла. “10 ел элек, без Универсиадада җиңергә уйлап йөргәндә генә безгә сәнгать көчләре кирәк иде. Инде ул вакытта ук бездә барысына да үз көчләребез белән ирешү идеясе туган иде һәм директорлык корпус, Яшьләр эшләре буенча комитет, Казанның мәгариф идарәсе, район администрация башлыклары белән берлектә без беренче конкурс уздырырга карар бирдек”, - диде шәһәр башлыгы.
“Зур тәнәфес” конкурсы Казанда 2008 елдан алып уздырыла, биредә шәһәрнең 162 мәктәбе катнаша. Быел иң сәләтлеләр титулы өчен 1-нче сыйныфтан 11-нче сыйныфка кадәр 1,8 мең сәләтле мәктәп укучысы ярышты. Жюри әгъзалары, шулар арасында ТАССР-ның халык артисты Римма Ибраһимова, ЮНЕСКО советының хореография әгъзасы Кобул Амонов, режиссер Илнар Сөнгатов һәм башкалар, дүрт юнәлештә финалистлар сайлады: музыка, бию, театр һәм оригинальлек. Конкурсның төп бүләге - 1 млн. сум, ул уку йортының инфраструктурасын үстерүгә китәргә тиеш. Былтыр җиңүче итеп 177-нче номерлы урта белем биү мәктәбе игълан ителгән иде. Җиңгән акчага алар акт залына тавыш һәм яктырту системасы һәм видеостудиягә яктырту корылмаларын алдылар. Бүләк фондының икенче миллионын көмеш һәм бакыр призерлар һәм шулай ук номинацияләр лауреатлары үзара бүлә.
Казан Мэры җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Быел беренче урын Авиатөзелеш районының 33-нче номерлы мәктәбенә бирелде. Икенче урында – Мәскәү районының 2-нче номерлы гимназиясе, ә өченче урынны Совет районының 11-нчы номерлы гимназиясе белән Идел буе районының 19-нчы номерлы гимназиясе алып тора. Сәнгатьлелек һәм иҗади фикер йөртү өчен Яңа Савин районының 155-нче номерлы гимназиясе бүләкләнде, инновацион фикерне гамәлгә ашыру өчен – Киров районының 57-нче номерлы мәктәбе. Вахитов районының 39-нчы номерлы гимназиясе профессионализм һәм эстетик нәфислек өчен бүләкләнде, ә Совет районының 167-нче номерлы мәктәбе – иҗади эзләнүләр һәм күңел романтикасы өчен. Финалист дипломнары Яңа Савин районының 23-нче номерлы мәктәбенә, Киров районының 4-нче номерлы гимназиясенә, Вахитов районының 1-нче номерлы гимназиясенә һәм Совет районының 161-нче гимназиясенә бирелде. Моннан кала, гала-концерт барышында узган онлайн-викторина җиңүчесе Галим Ханнанов Яшьләр һәм балалар эшләре буенча комитеттан интеллектуаль лагерьга юллама отты.
Бүләкләү тантанасында чыгыш ясаганда, шәһәр башлыгы әлеге фестивальдә күп кенә сәләтле балалар катнашуын билгеләде. Аларның күпчелеге өчен сәхнә, мәктәп кебек икенче йортка әйләнде. Казан Мэры белем бирү учреждениеләренең директорларына, аларның тәрбия эше буенча урынбасарларына, укытучыларга һәм ата-аналарга башкарган эш өчен зур рәхмәт әйтте. “Бу өстәмә эш, ләкин бергә без зур эш башкарабыз. Чөнки бу бөтенләй башка балалар. Алар сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, коллективта биергә җырларга оялмыйлар. Алар өчен бу нормага әйләнеп бара, бу бөтенләй башка буын яшьләре. - диде И.Метшин. – Әлеге конкурста җиңелүчеләр юк, чөнки “Зур тәнәфес” ул гомуми бәйрәм. Икенче, өченче урын алычулар өчен киләсе елга көч туплап үзләренең иң әйбәт булуларын дәлилләү өчен мөмкинлек булачак. Минем өчен, шәһәр Мэры буларак барысы да әйбәтләр, яратканнар һәм иң шәпләр!