В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Подрядчы оешмалар шәһәр урамнарын кышкы карап тотуга техника һәм кадрлар әзерләү турында хисап бирделәр
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь, Камилә Вилданова, Юлия Летникова). Бүген кышка әзерлек штабы утырышында генераль подрядчылар вәкилләре алдан башкарылган эшләр турында хисап тоттылар. Техниканың төп өлеше юлларны кардан чистартуга әзер, ә машина йөртүчеләрне һәм юл эшчеләрен эшкә урнаштыру дәвам итә. «Эш сыйфаты – шәһәр МУПлары һәм субподрядчылары өчен беренче урындагы мәсьәлә. Без бөтенегезне дә хөрмәт итәбез, һәркемнең дә казанышлары бар, әмма алар кичәге көндә калды. Яңа сезон, яңа җаваплылык һәм эшләрне оештыруның яңа дәрәҗәсенә өметләнәбез. Без сезне бүген шуның өчен җыйдык, һәм мин сезгә Мэр буларак бурыч куям», – диде Казан башлыгы Илсур Метшин.
«Залда куелган бурычларны хәл итә алырлык җитәкчеләр утыра. Утырышка әзерләнгәндә, мин мәгълүмат сораттым – үткән сезонда бозлавык аркасында 375 җәрәхәт алынды, күбрәк мондый хәлләр тукталышларда булды – бу подрядчыларга шулай ук коммерция предприятиеләре җаваплылыгында булган кибетләр һәм даруханәләргә дә кагыла торган сорау. Болар Казанда булырга тиеш түгел, аңлашыла ки, мондый санны нульгә төшереп булмый, кайберәүләр кешеләр аякларын җәй көне тигез урында да сындыралар дип акланырга тырыша, әмма бозлавык аркасында җәрәхәтләр саны минимумга кадәр киметелергә тиеш, – диде Мэр. - Пенсионерлар атналар буе бозлавык аркасында өйдән чыга алмыйбыз дип язу – бу безнең дәрәҗә түгел. Шуңа күрә кышкы чор алдыннан тагын бер тапкыр бурычлар куярга җыелдык.
Утырышта «Горводзеленхоз» трестының МУП идарәчесе Роза Җәббарова чыгыш ясады. Предприятие Вахитов һәм Идел буе районнарына хезмәт күрсәтә, аларда кардан 7 млн 300 мең кв.м юл, шул исәптән 1,5 млн кв.м тротуар җыештырыла. Бүгенге көндә субподрядчыларны исәпкә алып, махсус техниканың гомуми саны 236 берәмлек тәшкил итә, шул исәптән эре машиналар (катнаш юл машиналары, трактор щеткалары), шулай ук тротуарларны җыештыру өчен кече механизация техникасы. Быел «Горводзеленхоз» паркы яңартылды: 10 берәмлек махсус техника, шул исәптән кар төягечләр һәм щеткалы тракторлар сатып алынды. Карны тиз чыгару өчен арендага алынган техниканы җәлеп итәчәкләр. «Районнарда 364 юл эшчесе хезмәт күрсәтә, аларның уртача хезмәт хакы 52-55 мең сум тәшкил итә. Машина йөртүчеләр арасында кадрлар җитмәү күзәтелә, уңайлы эшләү өчен тагын 30 кеше кирәк, хәзер алар – 193. Механизаторлар һәм машина йөртүчеләр өчен октябрьдән тариф ставкалары 20% ка артты», – дип хәбәр итте ул.
Тагын бер генераль подрядчы – «Шәһәр күперләре» МУП – Казанның Совет районында эшли. Предприятие директоры Станислав Сорокин техника һәм транспортның физик тузганлыгы 60% тәшкил итә, әмма аңа штат режимында хезмәт күрсәтәләр, дип сөйләде. Хәзер юлларда 133 берәмлек техника эшләргә әзер, ел ахырына кадәр мини-төягеч һәм вакуумлы себерү-җыештыру машинасын сатып алырга ниятлиләр. Җыештырыла торган территориянең мәйданы 6 млн 18 мең кв.м тәшкил итә, анда 275 кеше эшли, тагын 94 хезмәткәр таләп ителә. Юл эшчеләренең уртача хезмәт хакы 45 мең тәшкил итә, машина йөртүчеләрнеке – 75 мең сум, механизаторлар 80 мең сум ала.
Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының урам-юл челтәрен «Шәһәр төзекләндерүе» МУП белгечләре җыештыра. Директор вазифаларын башкаручы Денис Ерошин сүзләренә караганда, 4 млн 147 мең кв.м мәйданда оешманың 73 берәмлек махсус техникасы һәм 25 субподрядчы машинасы эшләячәк. «Районнар территориясеннән карны чыгаруны тәэмин итү өчен машиналарны арендага алу турында килешүләр төзелгән, бу сменага өстәмә рәвештә 50 берәмлеккә кадәр техника җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты спикер. Ул өстәп әйткәнчә, урамнарны җыештыруга 110 шофер җәлеп ителәчәк – тагын 46 кеше җитми, тагын 40 белгечне эшкә урнаштырырга кирәк. Шул ук вакытта аларның хезмәт хакы 21-24 % ка арткан.
«Казан шәһәре Киров районының юл төзекләндерү-эксплуатацияләү идарәсе» МУП директоры Альберт Ибраһимов Мәскәү һәм Киров районнарында кар чистартуда 122 берәмлек техника, шул исәптән 32 катнаш юл машинасы һәм 24 трактор щеткасы эшләвен сөйләде. Паркны ел саен яңарту кысаларында 2023 елда биш машина сатып алынган, шуларның икесе фронталь йөк төягечләр. Җыештырыла торган территориянең мәйданы 4,6 млн кв.м урам, шул исәптән 700 мең кв.м тротуар тәшкил итә. Кышкы сезонга предприятиегә 59 шофер һәм 143 юлчы эшкә урнаша, аларның уртача хезмәт хакы 72 мең сум һәм 49 мең сум тәшкил итә.
«Әзерлек турында чыгыш ясаган һәм хисап биргән җитәкчеләрнең һәрберсендә техника җитмәү кискен яңгырый. Шуңа да карамастан, безнең җитәрлек паркыбыз бар, ул 2022 елда да яңартылды – Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән без 52 берәмлек техниканы яңарттык, быел – 20 дән артык. Мин зур техника турында сөйлим: КамАЗлар, катнаш юл машиналары, грейдерлар, йөк төягечләр. Бүген тротуарларда, тукталышларда, җәяүлеләр үтү урыннарында эшләячәк кече механизация чараларын да карадык», - диде Мэр.
Илсур Метшин өстәп әйткәнчә, предприятиеләрдә хезмәт хакы артырга тиеш. «Кемдер моны яхшырак эшли, калганнар аңа тартылырга тиеш». Шул ук вакытта подрядчыларның техникага хезмәт күрсәтүгә чыгымнары елдан-ел арта. «Запас частьләрнең һәм ягулык-майлау материалларының арткан бәясен исәпкә алып, яңа ел алдыннан бу мәсьәләне тагын бер тапкыр караячакбыз. Без барлык ишекләргә шакыячакбыз. Федераль трассалар һәм республика юллары буенча сораулар бар, алар буенча кар җыю тарифлары башка, әмма явым-төшемнәр бөтен җирдә дә бертөрле. Мегаполиста эшләү трассадагыга караганда да катлаулырак. Бу тагын үзебезгә карата сорау – юлларны кышкы карап тоту буенча тарифларны арттыру кирәклеген күрсәтергә һәм ышандырырга тиешбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.