Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2024, 11:10

Илсур Метшин шәһәрне кардан чистарту турында: «Киләчәк уеннары»н үткәрү безнең көндәлек эшебезне туктатмый»

Кыш башыннан Казан урамнарыннан 1 млн 700 мең тонна кар чыгарылды

Фото: Марат Мөгыйнов

Узган атнада Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары» фиджитал-турниры старт алды, аны Россия президенты Владимир Путин «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ачты. Шәһәр мэры Илсур Метшин ярышларны үткәрүнең әһәмиятлелеген ассызыклады.

«Узган атна шәһәр тарихына «Киләчәк уеннары» старты белән кереп калачак. Турнирга тамашачылар, телевизор караучылар, Интернет аудиториясе тарафыннан да бик зур кызыксыну булды. Ярышларда катнашучыларны, судьяларны, кунакларны, клиент төркемнәрен урнаштыру, күчерү, тукландыру мәсьәләсендә, шулай ук спорт объектларының эшчәнлеге буенча да эш күп. Без спорт дөньясында гына түгел, шәһәр, республика, ил тормышында да тарихи вакыйганың шаһитлары булдык. Россия президенты Владимир Владимирович Путинның «Татарстан башкаласы иң катлаулы новаторлык проектларына кыюлык белән тотына һәм аларны искиткеч итеп башкара» дигән сүзләре илһамландырды. Әлеге югары бәяне Уеннар тәмамланганнан соң гына тулысынча кабул итәрбез, ә әлегә тырышып эшлибез, безгә зур җаваплылык йөкләнгән», – дип билгеләп үтте ул.

Илсур Метшин ассызыклаганча, «Киләчәк уеннары» шәһәр җитәкчелеген көндәлек бурычлардан, аерым алганда, территорияләрне кардан чистарту һәм аны кар эретү станцияләренә һәм коры чүплекләргә чыгару буенча эшләрдән азат итми.

«Шул ук вакытта Уеннар үткәрү безнең көндәлек эшебезне туктатмый. Кар яумаса да, без аны чыгаруны дәвам итәбез. Гасыр рекорды куелды – инде шәһәр урамнарыннан 1 миллион 700 мең тонна чыгарылды. Әле барысы да чыгарылып бетмәде: практикадан күренгәнчә, кыш бездән китәр алдыннан һәм язга күчкәндә, бураннар һәрвакыт була», – диде мэр.

Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» – классик һәм цифрлы спорт төрләрен берләштерүче фиджитал-форматтагы ярышлар. Турнир программасы биш юнәлеш буенча 21 дисциплинаны үз эченә ала. Ярышларда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр йөздән артык илдән 2 меңнән артык спортчы катнашачак.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 26.02.2024
Барлык яңалыклар