Өч ел эчендә ТР башкаласы мэриясендә стажировкада йөзләгән кеше катнашты. Өченче агымда белем алу өчен 300 дән артык бала гариза биргән, конкурс бер урынга 10 кеше тәшкил иткән. Ике ай дәвамында югары уку йортларыннан һәм көллиятләрдән сайлап алынган 30 студент шәһәр хуҗалыгы системасын өйрәнде, инфраструктура объектларында булды, җитәкчеләрдән процесслар белән идарә итү тәҗрибәсен үзләштерде. Моннан тыш, студентлар төрле юнәлешләр буенча үз проектлары өстендә эшләде, ә экспертлар һәм кураторлар ролен Казан мэриясе хезмәткәрләре үтәде. Илсур Метшин студентларга стажировка үткәргән коллегаларына рәхмәт белдерде: «Сезнең тыгыз графикта вакыт табу һәм чыгыш ясау мөһим, сез шулай эшлисез дә. Стажировка — безнең өчен башкарма комитетның булачак хезмәткәрләрен сайлау өчен мөһим мәйданчык ул».
Стажировкада катнашкан алты кеше Казан мэриясен карьера башлап җибәрү урыны буларак сайлады. Алар бәяләү процедуралары узды һәм якын арада башкарма комитет бүлекчәләрендә эшчәнлеккә керешәчәкләр, дип өстәде Ирина Бочкова.
«Әлбәттә, стажировкада катнашучыларның барысы да мэриядә эшләмәячәк, әмма үз күзләре белән бүлекчәләрнең эшен күрәчәк. Димәк, алар башка, үзенчәлекле, хәбәрдар казанлылар булыр, шәһәр тормышы турында өстән-өстән генә яки алдан ук дөрес булмаган фикер йөрткән кешеләр санына кермәячәк дип көтелә. Бу безнең булачак җәмәгатьчелек фикере лидерлары, без шул фикерләргә таяначакбыз», — дип шәрехләде Илсур Метшин.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.