В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласына 60 илдән 1,4 меңгә якын катнашучы инде килгән
Фото: Денис Гордийко
«Бүгенге көндә барлык мәйданчыклар да әзер. Уеннарны дулкынланып көтәбез. «Казан Экспо»да узачак ачылу тантанасына һәм финалга, Dota 2 уены ярымфиналына билетлар биш минут эчендә сатылып бетте. Фиджитал-футбол, скейтбординг һәм спортның башка төрләре буенча ярышларга да билетлар сатуда инде юк. Бу тамашачыларда әлеге чарага карата зур кызыксыну булуы турында сөйли», – дип өстәде Илсур Метшин.
Мэр ассызыклап узганча, турнирны оештыру өчен зур җаваплылык шәһәр Башкарма комитеты, республика рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан хөкүмәте, Уеннарны оештыру комитеты рәисе Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә федераль хакимият органнары җилкәсенә төшкән. Нәкъ менә Казандагы «Киләчәк уеннары» әлеге ярышлар тарихына башлангыч бирәчәк.
«Без Казан, ил тарихында гына түгел, бөтен кешелек тарихында зур яңа вакыйга алдында торабыз. Бәхеткә, казанлылар, оештыручылар һәм катнашучылар сыйфатында, әлеге чараның беренче шаһитлары булачак», – диде Илсур Метшин.
Уеннарны уздыруга әзерлек төгәлләнеп килә. Бүген турнирны ачу тантанасының генераль репетициясе узачак.
«Барыбыз да әлеге ярышлар белән яшибез. Алар яшьләрнең, балаларның киләчәге, дип уйлыйм. Казан чираттагы мәртәбә спорт тарихында зур мирас калдырачак, бу юлы «Киләчәк уеннары»ннан соң. Ул республика, ил һәм бөтен дөнья буйлап таралачак. Киләчәге якты, матур, ышанычлы булсын», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Камилә Вилданова