Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.01.2025, 10:14

Илсур Метшин пилотсыз очучы аппаратлар һөҗүме турында: «Мондый очракта иң дөресе – тынычлыкны саклау»

Бүген шәһәр пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды — имгәнүчеләр һәм биналар җимерелүе күзәтелмәде

Бүген иртән пилотсыз очу чараларының Казанга һөҗүм итү омтылышы ясалды. Нәтиҗәдә барлык аппаратлар һава һөҗүменә каршы саклау төркеме белән зарарсызландырылган. Имгәнүчеләр һәм җимерек биналар юк. Урыннарда махсус хезмәтләр эшли, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин.

«Иртән безнең шәһәр кабат пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменә дучар булды. Бу беренче очрак түгел. Элеккечә үк, аларның юнәлеше һәм максаты заводлар булган. Һава һөҗүменә каршы саклау төркеме эшләде. Бу теманы белгечләргә һәм махсус идарә тармакларына калдырыйк, алар эш нәтиҗәләре турында хәбәр итәчәкләр. Әлеге очракны тиешле федераль һәм республика хезмәтләре тикшерә», — диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин шәһәр халкына мөрәҗәгать итте: «Мөгаен, мондый һөҗүмнәрнең максаты, сәнәгать предприятиеләренә зыян китерүдән тыш, кеше арасында курку таратудыр, шуңа күрә мондый очракта иң дөресе – тынычлыкны саклап калу, салкын баш һәм аек акыл белән эшләүне дәвам итү».

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә хәбәр итүләренчә, һава һөҗүменә каршы саклау төркеме эше һәм пилотсыз очучы аппаратларны юк итәргә тырышу нәтиҗәсендә җимерекләрнең берсе Можайский урамындагы 16А йорт ишегалдында бишенче каттагы балкон тышчасына тигән. Имгәнүчеләр һәм җимерекләр юк. Йортта яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә урамга чыктылар. Ашыгыч хезмәтләр территорияне тикшергәннән соң, яшәүчеләргә үз фатирларына кайтырга рөхсәт иткәннәр.

Казан мәктәпләре һәм балалар бакчалары штат режимында эшләвен дәвам итә, дип билгеләделәр мәгариф идарәсендә.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.01.2025
Видеорепортаж
20.01.2025 10:15
Илсур Метшин Казанга пилотсыз очучы аппаратлар һөҗүмен шәрехләде
Барлык яңалыклар