Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2023, 15:21

Илсур Метшин Казанда туризм турында: «Үсешкә чик юк»

ТР башкаласы Мэры «Кунакчыллыкта тотрыклы үсеш» ESG-форумын ачты

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь). Бүген Казанда «Кунакчыллыкта тотрыклы үсеш» ESG-форумы уза. Чара Татарстан башкаласыннан, республиканың Спас, Яшел Үзән, Мөслим районнарыннан 150 ләп милекчене, генераль менеджерларны һәм кунакханә, отель, хостел һәм ресторан идарәчеләрен берләштерде. Форумның пленар өлешендә Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

«Казанда туристлар саны 2005 елда 450 мең булса, узган елда 3,6 миллионга кадәр артты»

Илсур Метшин үзенең чыгышында искә төшергәнчә, бүген ТР башкаласында төрле категориядәге 230 урнаштыру чарасы ачылган, ә бу 17 мең урынга исәпләнгән 8 меңнән артык номер. Мондый үсешкә шәһәр инфраструктурасына кертемнәр, халыкара чаралар үткәрү, эшмәкәрләрнең тармакны үстерүдә кызыксынуы ярдәм итә.

Мэр 2009 елда XXV җәйге Универсиада алдыннан шәһәрдә кунакханәләр һәм отельләр җитмәвен искә төшерде – 160 ил вәкилләрен урнаштыру мөмкинлеге булмады. Шуннан соң Казанда шәһәр һәм республика программалары гамәлгә ашырыла башлады, алар инвесторларның урнаштыру чараларына акча кертү теләген «үле» ноктадан күчерде. Өч ел эчендә ТР башкаласында кунакханәләр саны 27% ка арткан, ә туристлар саны 2005 елда 450 мең булса, узган елда 3,6 миллионга җиткән – шулай итеп шәһәр хуҗалыгының яңа тармагы формалашкан.

«Ләкин үсеш өчен чик юк. Кеше гомер буе укыган кебек, тармак та даими үсеш алырга тиеш. Хәзер безгә тагы да үсәргә кирәк. Безне Киләчәк уеннары көтә, киләсе елның көзендә Казанда БРИКС саммиты узачак. 33 ил үз делегацияләренең катнашуын раслады инде, аларның 25 е – дәүләт башлыклары. Без мондый форумны тарихта бер тапкыр да кабул итмәдек. Бу чираттагы чакыру булачак», - диде Илсур Метшин.

Илсур Метшин бизнес һәм хакимиятнең уртак тырышлыгы белән актуаль экологик стандартларны, шул ук вакытта Казанда һәм республикада дөнья тәҗрибәсенә күз салып, агымдагы реалийларны исәпкә алып, булдырырга һәм кертергә чакырды.

Мэр уңай тәҗрибә буларак форум алдыннан ачылган кечкенә күргәзмәдә тәкъдим ителгән мисалларны китерде.

Табигый губка, бамбук чехол һәм икенчел чималдан элгеч – форумда кунакханәләр өчен экопродукция тәкъдим иттеләр

Күргәзмәдә катнашучыларның берсе – Мәскәүнең Hebi Travel компаниясе – кунакханәләр өчен экопродукция җитештерү һәм тәэмин итү белән шөгыльләнә. Компания стендында пластиксыз тапочкалар, бамбук тоткалы чәч алу станогы, табигый губка, теш щеткалары өчен бамбук чехол, эко-мамык таякчыклар, чәч тарагы, аяк киеме кашыклары һәм хәтта пластик төргәксез тегү җыелмасы һәм башка товарлар тәкъдим ителгән. «Болар барысы да ресурсларны, чүп-чар чыгаруда кунакханә чыгымнарын экономияләргә мөмкинлек бирә», - дип сөйләде Hebi Travel оештыручысы Виктория Дегтярева.

Икенче компания – Ecobrands – полимер балчык һәм комнан әйберләр ясау, корпоратив символика һәм эшкәртелгән пластиктан сувенирлар җитештерү буенча махсуслашкан.

Александр Казаковның «МастерКа» остаханәсе затлы агач токымнарыннан, аерым алганда, алмагач, имән һәм корычагачтан заказ буенча эксклюзив бизәнү әйберләре һәм сувенирлар ясый.

«Пихта» тотрыклы инициативалар һәм консалтинг бюросы үз стендында бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне күп тапкыр кулланыла торган әйберләргә алыштыру мөмкинлеген күрсәтте. Kazan Palace Hotel by Tasigo өчен «Пихта» экспертлары теш пастасын таблеткаларда, порцияле шикәрне комбинацияле түгел, ә чиста кәгазьдә бирергә тәкъдим иткәннәр.

Икенче чималдан ясалган кызыклы эшләнмәләрне (ватылган скейтбордлар, ватык савыт-саба, тетрапак) Low Waste экокибетенең – «Экологик Казан» хәрәкәте проектларының берсенең хуҗасы Наталья Зиннурова күрсәтте.

Kazan Palace Hotel by Tasigo барлык калдыкларның 25 % ын сортлый

Соңгы өч елда Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсе Stay in harmony программасы буенча эшли. Ул өч блокка бүленә: бизнес, планета һәм кешеләр белән гармония. ESG чарасында катнашучыларга Kazan Palace Hotel by Tasigo менеджеры Мария Табаровская сөйләгәнчә, әлеге эшләнмә кунакханә эшенең тискәре нәтиҗәсен киметергә ярдәм итә.

Экологик сәясәт кертелгәч, калдыкларны сортларга бүлүгә игътибар бирелде. Бүгенге көндә кунакханәдә барлык калдыкларның 25% ы сортлана. «Без 2020 елда дүрт фракциядән башладык, хәзер 18 фракциягә җиттек. Кунакханә бизнесы өчен иң мөһиме – бездә артык товар барлыгын аңлау. Алар арасында экологик яктан чиста булганнары да бар», – дип билгеләп үтте Мария Табаровская.

Мария Табаровская шулай ук Kazan Palace Hotel by Tasigo партнерлыкка игътибар итә дип белдерде: номерларда кунаклар арасында зур ихтыяҗ белән файдаланган күп тапкыр кулланыла торган агач бизәкләр тәкъдим ителгән. Чара кысаларында Казан һәм ТР Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе бүген күргәзмәдә үз товарларын тәкъдим иткән осталар һәм шәһәрнең кунакханә секторы арасында хезмәттәшлек тәкъдим итте.

Моннан тыш, Kazan Palace Hotel by Tasigo тарихи бинасында тотрыклы үсеш кысаларында электрны экономияләү буенча практикалар кертелә, инновацион суүткәргеч-канализация системасы тоташтырыла.

Исегезгә төшерәбез, быелның беренче 8 аенда Казан кунакханәләренең уртача йөкләнеше 66,1% тәшкил итте. Уртача айлык йөкләнешнең иң зур проценты җәй айларында теркәлгән һәм август аенда күзәтелгән – 89,44%. Кагыйдә буларак, шәһәрдә кунакханәләрнең уртача йөкләнеше сирәк кенә 55-60% тан түбән төшә. Иң югары йөкләнеш булган даталарда – яңа ел, май бәйрәмнәрендә уртача йөкләнеш 85-90% һәм аннан да югарырак булырга мөмкин.

Фоторепортаж
Казанда «Кунакчыллыкта тотрыклы үсеш» ESG-форумы ачылды
Видеорепортаж
21.11.2023 15:17
Казанда «Кунакчыллыкта тотрыклы үсеш» ESG-форумы ачылды
Барлык яңалыклар