Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.06.2022, 13:37

Илсур Метшин Казан Мэриясенең стажерлары турында: «Әйләнә-тирә дөньяны яхшыртырга һәм үзгәртергә теләгән яшьләр булуы мөһим»

Проектның беренче чыгарылышлары шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә катнаштылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь, Юлия Летникова). Казан Мэриясендә студентлар стажировкасы проектының беренче чыгарылышлары шәһәр башлыгы чакыруы буенча ТР башкаласы Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә булдылар. Биредә алар аппарат киңәшмәләренең ничек узуын һәм төп шәһәр проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышуларны күзәтә алдылар.

Казан Мэры Илсур Метшин узган атнада үзенчәлекле чыгарылыш кичәсе булганын искә төшерде, анда студентлар уку интенсивының нәтиҗәләрен – 14 шәһәр инициативасын тәкъдим иттеләр. «15 нче июнь көнне без, проектка йомгак ясап, стажерлар белән шәхсән таныштык. Мин үз тормышларын гына үзгәртергә түгел, ә тирә-юньдәге дөньяны яхшыртырга теләгән балаларның янып торган күзләрен күрдем», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

«Безнең өчен әйләнә-тирә дөньяны яхшыртырга һәм үзгәртергә теләгән яшьләр булуы мөһим. Сезне үзебезнең сафларда көтәбез», – диде И.Метшин, стажерларга мөрәҗәгать итеп.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр Мэриясе эшчәнлеге белән танышырга теләгән студентлар өчен беренче стажировка март ахырында башланды. Конкурска 324 кеше гариза бирде, югары уку йорты һәм көллият студентлары арасыннан 30 ы сайлап алынды. Узган атнада, 15 нче июньдә, студентларның чыгарылыш бәйрәме булды, анда аларга уңышлы стажировка узулары турында сертификатлар тапшырылды. Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова сүзләренә караганда, 30 студент арасыннан 10 иң актив студент сайлап алыначак, алар башкала хакимиятендә биш көнлек стажировка узу өчен Мәскәүгә барачак. Казан Мэриясендә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм кадрлар резервын формалаштыру тәҗрибәсен даими нигездә дәвам итү планлаштырыла.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.06.2022
Барлык яңалыклар