Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2023, 13:43

Илсур Метшин БРИКС – 2024 саммиты турында: «Форумда катнашырга әзерлек турында 33 дәүләт белдерде инде»

Казан Мэры Татарстан башкаласында чараны уздыруга әзерлек буенча шәһәр штабының беренче утырышын уздырды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь, Диләрә Гафурова). Казанда 2024 елның октябрендә БРИКС илләре саммитын уздыруга шәһәр инфраструктурасын һәм урнаштыру чараларын әзерләү башланды. Бүгенге көндә халыкара чарада катнашу теләге турында 33 дәүләт белдергән инде. Бу хакта Башкарма комитетта саммит үткәрүгә әзерлек буенча штабның беренче утырышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Хәзер штаблар даими рәвештә үткәреләчәк.

«Казанда узачак БРИКС – 2024 саммитын үткәрүгә әзерлек оештыру чараларыннан билгеләнгән планнарны турыдан-туры үтәү фазасына күчә. Эш мөһим һәм инде таныш. Безнең җаваплылык зонасы – беркетмә маршрутлары, урнаштыру чаралары һәм барлык чараларны үткәрүдә республика һәм федераль хакимият органнары хезмәттәшләре белән бергә иминлекне тәэмин итү. Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган ТР Хөкүмәте Карары буенча беренче финанслау алынды инде», – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. Республика бюджетыннан шәһәр инфраструктурасын әзерләүгә беренче транш 6 млрд 531 млн сум тәшкил итә. Барлыгы 9 млрд 257 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, халыкара чараларны үткәрүдә зур тәҗрибәгә карамастан, БРИКС саммитына әзерлек аерым булачак. Бу, беренче чиратта, чараның масштабы һәм катнашучы илләрнең киң исемлеге белән бәйле.

«Халыкара вакыйгаларны үткәрү тәҗрибәсе зур булуга карамастан, бездә мондый чараларның әле булганы юк. Инде 33 ил 2024 елда Казанда узачак БРИКС саммитының киңәйтелгән составында катнашырга теләк белдергән. Рәсми өлеш, шулай ук мәдәни өлеш бар. Безгә шәһәр инфраструктурасын һәм урнаштыру чараларын әзерләргә кирәк. Штаб эшеннән тыш – һәр эшне килештерү һәм планның график буенча үтәлешен күзәтү – без шулай ук объектларга барачакбыз һәм урыннардагы эшләрне контрольдә тотачакбыз», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммитына әзерлек буенча федераль оештыру комитетын РФ президентының тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков җитәкли. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән беррәттән республика оештыру комитеты рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов, ә аның урынбасары итеп Илсур Метшин билгеләнде.

БРИКС саммитына әзерлек буенча шәһәр штабы эшендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Игорь Куляжев һәм Искәндәр Гыйниятуллин, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Башкарма комитетта БРИКС саммитына әзерлек буенча штаб утырышы узды
Видеорепортаж
23.11.2023 13:04
Башкарма комитетта БРИКС саммитына әзерлек буенча штаб утырышы узды
Барлык яңалыклар