Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2023, 12:13

Илсур Метшин «Тормыш яме» проектын киңәйтү турында: «Без пенсионерларга сәламәт картлыкны озайтырга тәкъдим итәбез»

Өлкән яшьтәге казанлылар өчен октябрь аенда «Озын гомер уеннары» уздырылачак, ишегалларында иртәнге зарядка программасы эшләнәчәк һәм бушлай дәресләр өчен локацияләр саны арттырылачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче август, Татьяна Марюхова). «Тормыш яме» проектының яңа сезонында өлкән яшьтәге казанлылар өчен кызыксынулар буенча бушлай дәресләр үткәрү урыннары саны 91 гә кадәр артачак. Октябрь башында «Озын гомер уеннары» узачак, ә «Ышаныч» үзәге психологлары пенсионерларга консультацияләр бирә башлаячак. Бу хакта шәһәр Мэриясендә эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

«Дача сезонын япканнан соң, пенсионерларыбыз яшәү урыны буенча оештырылган яңа мөмкинлекләрне күрерләр дип өметләнәм, моны йорт янәшәсендә генә эшләргә тырышабыз. Безнең өлкәннәребез өчен урыннар саны ике тапкырга диярлек артачак һәм чараларда «Тормыш яме» катнашучылары элеккегә караганда күбрәк булыр дип өметләнәбез», – диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, хәзер пенсионерлар өчен кызыксыну буенча бушлай дәресләр 56 локациядә – мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә уза.

Яңа сезоннан өлкән яшьтәге казанлылар бушлай спорт төркемнәренә йөри алачак, шулай ук шәһәрнең 20 спорт объектында һәм 12 паркында шәхсән шөгыльләнеп булачак.

«Даими спорт дәресләре ишегалларында да оештырылачак. 2024 елда «Йорт янындагы спорт» проекты белән берлектә Казан ишегалларында тәҗрибәле тренерлар һәм фитнес-инструкторлар катнашында саф һавада иртәнге зарядка программасы эшләнәчәк. Мондый дәресләргә ихтыяҗны анализлау проектны киңәйтү өчен потенциал күрсәтәчәк», – дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.

Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, шәһәрдә яшәүчеләрнең сәламәтлеге, яшьләренә карамастан, шәһәр хакимиятенең игътибарының мөһим юнәлеше булып тора.

«Сәламәтлекне саклау белән бәйле юнәлеш көчәйтелде, мәдәният сарайларында гына түгел, ишегалларында, паркларда, спорт объектларында спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Барысы да бушлай дип басым ясыйм. Ишегалдында тренерлар белән шөгыльләнү – яңа практика. Ул безнең өлкән яшьтәге казанлыларга ошар дип ышанам. Башта кемдер тәрәзә аша гына күзәтер, аннары катнашучылар саны артачак. Без пенсионерларга шул рәвешле сәламәт картлыкны озайтырга тәкъдим итәбез. Бу аларга ошар һәм без практиканы киңәйтербез дип өметләнәм», – дип аңлатма бирде ул.

6 нчы октябрьдә өлкән яшьтәге спорт сөючеләр һәм элекке профессиональ спортчылар өчен «Озын гомер уеннары» ярышлары узачак. Көмеш яшьтәге казанлылар спортның алты төрендә көч сынашачак: йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика кроссы, дартс, шахмат һәм скандинавия йөреше.

«Лекторий кысаларында белем бирү юнәлеше көчәйтеләчәк. Без аны табибларның сәламәтлек турында лекцияләре белән тулыландырачакбыз, өлкәннәргә финанс грамоталылыгын арттырырга ярдәм итәчәкбез, яңа технологияләр турында сөйләячәкбез. Челтәрдә куркынычсызлык буенча укыту өлешендә мобиль ликбез буенча дәресләр киңәйтеләчәк», – дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова.

«Ышаныч» психологик ярдәм үзәкләре территориясендә психологлар белән даими очрашулар оештырылачак. Моннан тыш, хәзер пенсионерлар һәм танышу клублары өчен шәһәр буенча экскурсияләр эшләнә.

Җиде ел инде Казанда «Тормыш яме» шәһәр проекты кысаларында пенсионерларның иҗади сәләтләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыралар, кызыксынулары буенча бушлай дәресләр оештыралар, аларның хәйрия һәм социаль проектлардагы зур тәҗрибәсен кулланалар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU, Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.08.2023
Видеорепортаж
14.08.2023 12:26
Татарстан башкаласында 23 нче августта «Казанның тормыш сөючеләре көне» билгеләп үтеләчәк
Барлык яңалыклар