Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2023, 11:43

Илсур Метшин милли сәясәт өлкәсендәге проектлар турында: «Танып белү вакыйгалары гына түгел, ә чын мәгънәсендә мода вакыйгалары пулы формалашты»

Бу җәйдә Казанда бию осталыгы дәресләре, мәгърифәтчелек очрашулары һәм этник фестиваль планлаштырылган

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июль, Юлия Летникова). Быел «Итил» этник фестивале 12 нче августта Горький паркында узачак. Моннан тыш, казанлыларны традицион рәвештә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию осталыгы дәресләре һәм «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек очрашулары көтә. Аларның яңалыклары турында аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

«Соңгы елларда «Итил» этник фестивале кебек милли мәдәнияткә багышланган танып белү вакыйгалары гына түгел, ә чын мәгънәсендә мода вакыйгалары пулы формалашты. Без күп тапкырлар «Туган як» җырына татарларның да, русларның да, башка милләт кешеләренең дә, татар телен белмәгән шәһәр кунакларының да бер үк дәрәҗәдәге азарт белән биюләрен  күзәттек», – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.

Ул мондый чараларда катнашучылар арасында яшьләр күп, бу безне нык сөендерә, дип өстәде. Моннан тыш, яшь башкаручылар, композиторлар, рәссамнар да барлыкка килә: «ТР Милли китапханәсендә яшь этник музыка коллективы белән очрашу минем өчен күңелле гаҗәпләнү булды. Төрле милләтләрдән булган өч кыз фольклор өйрәнә, өлкән буын булган авылларга һәм почмакларга чыгалар, мари, удмурт, чуаш, татар һәм рус музыкасын җыялар. Мэр сүзләренчә, коллектив җырларны гына түгел, ә фольклор үзенчәлекләрен өйрәнә (татарларда – моң, керәшен татарларында – тамак төбе белән җырлау). Алар моны мозаика кебек җыялар, аранжировка ясыйлар һәм чыгыш ясыйлар. Бу хөрмәт һәм соклануга гына лаек түгел, аларны тыңлау да кызык. Коллективның әлеге эш белән җан кушуы буенча шөгыльләнүе мөһим», – диде Илсур Метшин.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, «Хәрәкәт – бәрәкәт» проектының мастер-класслары быел һәр пәнҗешәмбе Кабан күле буенда узачак. 18:00 сәгатьтә башлана. «Дәресләрдә профессиональ хореографлар җитәкчелегендә татар биюләрен бушлай биергә өйрәнергә мөмкин. Мастер-класслар татар һәм рус телләрендә оештырылган. Якынлашып килүче чара 6 нчы июльдә булачак», – дип белдерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Җәй көне «Тормыш агачы» проекты кысаларында да очрашулар дәвам итәчәк, хәзер алар Горький паркында узачак. 5 нче июльдә 18:00 сәгатьтә казанлылар башкорт мәдәнияте белән таныша алачак. Кичә программасында мастер-класслар, балалар квесты, танылган башкорт курайчысы Юлай Касыймов концерты, шулай ук халык көйләре белән диджей-сет бар. 19 нчы июльдә рус, ә 2 нче августта татар мәдәниятләре бәйрәме узачак. Проектның кульминациясе «Халыклар йолдызлыгы» чарасы булачак: 22 нче августта паркта Татарстанның җиде төп халкы вәкилләре җыелачак.

«Чараларның саны һәм сыйфаты буенча да үсүебез мөһим. Җәй дәвамында аларны күрергә, ишетергә, аралашырга, иҗади энергия белән тулыландырырга мөмкин булачак», – дип өстәде Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, 9 нчы июльгә кадәр Казанда «Үз телем» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Җиңүчеләр проектларны тормышка ашыруга финанс ярдәм алачак – быел приз фонды 2 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көндә конкурска 80 нән артык гариза бирелгән. Анда 35 яшькә кадәрге казанлылар, шул исәптән 5-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Моннан тыш, 15 нче июльдә «Саумы, Казан!» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнаша ала. Конкурсантларга ТР башкаласының сәнгать образын булдырырга кирәк. Эшләрдә Казанның тарихи, популяр урамнары һәм башка урыннары сурәтләнергә мөмкин. Җиңүчеләр акчалата бүләк алачак. Иң яхшы эшләр күргәзмәдә күрсәтеләчәк һәм открыткаларда бастырылачак.

Фото: Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.07.2023
Видеорепортаж
03.07.2023 10:48
Гүзәл Сәгыйтова Казанның дәүләт милли сәясәтен тормышка ашырудагы казанышлары турында сөйләде
Барлык яңалыклар